Карар № 4

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Теләче муниципаль районы Башлыгының «Торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча авыл җирендә эшләүче һәм яшәүче аерым категориядәге гражданнарга социаль ярдәм чаралары турында» 2007 елның 10 гыйнварындагы 1 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында

 

 

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының 2021 елның                      13 гыйнварындагы  09/13-09/49 номерлы хатын карап, «Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, «Мәгариф турында» Татарстан Республикасы Законының 14 һәм 25 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 2020 елның 18 июлендәге 38-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә

 

 КАРАР БИРӘМ:

 

1. Теләче муниципаль районы Башлыгының «Торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча авыл җирендә эшләүче һәм яшәүче аерым категориядәге гражданнарга социаль ярдәм чаралары турында» 2007 елның 10 гыйнварындагы 1 номерлы карарына (17.10.2017 № 53, 23.11.2020 № 25, 27.01.2021 г. №3 карарлар редакциясендә) түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

– 2.2. пунктчасын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«2.2. Әлеге карарның 1 пунктында күрсәтелгән социаль ярдәм чараларын алуга хокукы булган мөрәҗәгать итүче салым органына салымнар һәм җыемнар буенча бурычларының булмавы турында һәм Россия Федерациясе бюджет системасы бюджетларына башка түләүләрнең булмавы хакында белешмә бирергә тиеш.».

2. Әлеге карар гамәлдәге законнар нигезендә үз көченә керә.

 

 

 

                     Н.Н .Хаҗипов

 

pdf
Скачать текст
PDF, 673.4 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International