Карар № 25

Цифрлы финанс активлары һәм цифрлы хокуклар турында белешмәләр тапшыру һәм Теләче муниципаль районы Башлыгының керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр бирү турында аерым карарларына үзгәрешләр кертү хакында

 

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының 2021 елның              17 маендагы 10/13-09/2400 номерлы хатын карап, Россия Федерациясе Президентының 2020 елның 10 декабрендәге 778 номерлы «Цифрлы финанс активлары, цифрлы валюта турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» Федераль законның аерым нигезләмәләрен гамәлгә ашыру чаралары турында»   Указын үтәү йөзеннән, Теләче муниципаль район Башлыгы

 

КАРАР БИРӘМ:

 

1. 2021 елның 30 июненә кадәр  (кертеп)  Теләче муниципаль районында муниципаль вазыйфаларны биләүгә дәгъва кылучы, Теләче муниципаль районында муниципаль вазыйфаларны биләүче гражданнар, Теләче муниципаль районы Башлыгының  2010 елның 1 мартындагы 16 номерлы  карары белән (2018 елның 24 маендагы 32 номерлы карарлар редакциясендә) расланган, гражданнар билгеләгәндә һәм аларны биләгәндә Теләче муниципаль районы Башлыгы Советы һәм аппаратының муниципаль хезмәткәрләре керемнәре, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләре,шулай ук хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр тапшырырга тиеш булган Теләче муниципаль районы Башлыгы Советы һәм аппараты муниципаль хезмәт вазыйфалары исемлегенә кертелгән затлар муниципаль учреждениеләр җитәкчеләренең вазыйфаларын биләүгә дәгъва кылучы гражданнар, муниципаль учреждениеләр җитәкчеләренең вазыйфаларын биләүче гражданнар, «Керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында һәм Россия Федерациясе Президентының кайбер актларына үзгәрешләр кертү хакында белешмә формасын раслау турында» Россия Федерациясе Президентының 2014 елның 23 июнендәге 460 номерлы Указы белән расланган белешмә формасында бирелүче белешмәләр белән бергә, аларга, аларның ирләренә яисә хатыннарына һәм балигъ булмаган балаларына бер үк вакытта цифрлы финанс активларын һәм башка цифрлы хокукларны, утилитар цифрлы хокукларны һәм цифрлы хокукларны (булган очракта) кертә торган цифрлы финанс активлары турында хәбәрләр бирәләр (алар булса) «Цифрлы финанс активлары, цифрлы валюта турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» Федераль законның аерым нигезләмәләрен гамәлгә ашыру чаралары турында» Россия Федерациясе Президентының 2020 елның 10 декабрендәге 778 номерлы Указына                     1 номерлы кушымтадагы форма нигезендә, дип билгеләргә.

2.  Теләче муниципаль районы Башлыгының  2016 елның 5 февралендәге 14 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы җирле үзидарә органнарында муниципаль хезмәткәрләрнең, аларның гаилә әгъзаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүматларны «Интернет» челтәрендәге Теләче муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру һәм әлеге мәгълүматларны массакүләм мәгълүмат чараларына бастырып чыгару өчен тапшыру тәртибе турындагы Нигезләмәгә, 2 пунктның «г» пунктчасын түбәндәге редакциядә бәян итеп, үзгәреш кертергә:

«г) җир кишәрлеге, күчемсез мөлкәтнең башка объекты, транспорт чарасы, кыйммәтле кәгазьләр, акцияләр (оешмаларның устав (тупланма) капиталларында катнашу өлешләре), цифрлы финанс активлары, цифрлы валюта сатып алу буенча алыш-биреш башкарылган чараларны алу чыганаклары турында белешмәләр, әгәр мондый алыш-бирешләрнең гомуми суммасы, алыш-биреш башкарылган чараларны алу чыганаклары исәбенә, алыш-биреш башкарылганга кадәрге соңгы өч елда муниципаль вазыйфаны биләүче затның һәм аның хатынының (иренең) гомуми кеременнән артып китсә.».

3. Әлеге карарны гамәлдәге законнар нигезендә бастырып чыгарырга.

4. Әлеге карар гамәлдәге законнар нигезендә үз көченә керә.

5. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Теләче муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе И.В.Мубиновка йокләргә.

 

 

                                Н.Н. Хаҗипов

pdf
Скачать текст
PDF, 1.44 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International