Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының «Теләче муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә балаларны эш көне булмаган көннәрдә карап тоту өчен ата-аналар түләвен исәпләүне һәм түләүне туктатып тору турында» 2020 елның 29 апрелендәге 200 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында
КАРАР БИРӘ:
1. Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының «Теләче муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә балаларны эш көне булмаган көннәрдә карап тоту өчен ата-аналар түләвен исәпләүне һәм түләүне туктатып тору турында» 2020 елның 29 апрелендәге 200 номерлы карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:
1 пунктта түбәндәге эчтәлекле җөмлә өстәргә: «Яңа коронавирус йогышы (COVID-19) таралуга бәйле рәвештә Россия Федерациясе территориясендә халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү буенча чараларның гамәлдә булуын озайту турында «Россия Федерациясе Президентының 2020 елның 28 апрелендәге 294 номерлы Указы белән.».
2. «Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге» (Карпова Н.В.), «Теләче муниципаль районы үзәкләштерелгән бухгалтериясе» МКУ (Павлова Л.П.), Теләче муниципаль районы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренә әлеге карарның үтәлешен тәэмин итәргә.
3. Әлеге карар гамәлдәге законнар нигезендә үз көченә керә.
4. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Д.С. Гыйниятуллинга йөкләргә.
Җитәкче Н.Н. Хаҗипов