Карар № 491

2021 елга Теләче муниципаль районы гомуми белем бирү оешмаларының

норматив чыгымнарын раслау турында

 

ДБУ «Татарстан Республикасының икътисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәге»нең 2020 елның 15 октябрендәге 01/1801 номерлы хатын карап, «Россия Федерациясендә мәгариф турында» 2012 елның 29 декабрендәге 273 номерлы Россия Федерациясе Законының 99 статьясы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 06 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 15 статьясындагы 1 өлешенең 11 пункты, Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының «Теләче муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләрен норматив финанслауга күчү эшләрен оештыру турында» 2007 елның 11 декабрендәге 44 номерлы карары нигезендә, Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты

 

КАРАР БИРӘ:

 

1. 2021 елга расларга:

- Теләче муниципаль районының гомуми белем бирү оешмалары һәм гомуми белем бирү интернат мәктәпләре каршындагы интернатларда тәрбияләнүчеләрне тәэмин итүгә норматив чыгымнарны, кушымта нигезендә.

2. Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының Финанс-бюджет палатасында (Яхин Р.Р.) мәгариф оешмаларының норматив чыгымнары нигезендә белем бирү оешмаларын финанслауны тәэмин итәргә, түбәндәгеләр нигезендә расланганнарны:

2.1. 2020 елның 26 сентябрендәге 56-ТРЗ номерлы «2021 елга Татарстан Республикасында гомуми белем бирү оешмаларында һәм һөнәри белем бирү оешмаларында һәркем өчен мөмкин булган һәм түләүсез башлангыч гомуми, төп гомуми, урта гомуми белем, шулай ук өстәмә белем алуга хокукларны гамәлгә ашыруның дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын раслау турында» Татарстан Республикасы Законы;

2.2. әлеге карарның 1 пункты белән.

3. Әлеге карар гамәлдәге законнар нигезендә үз көченә керә һәм 2021 елның 1 гыйнварыннан барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Д.С. Гыйниятуллинга йөкләргә.

 

 

Җитәкче                                                                                             И.Х. Хәмидуллин

 

Татарстан Республикасы

Теләче муниципаль районы

Башкарма комитетының

«___» ________ 2020 № _____

карарына кушымта

 

 

Теләче муниципаль районының гомуми белем бирү оешмалары һәм гомуми белем бирү интернат мәктәпләре каршындагы интернатларда тәрбияләнүчеләрне тәэмин итүгә  норматив чыгымнар

 

Гомуми белем бирү оешмасының тибы һәм төре

Территориаль

дислокация

Бер тәрбияләнүче өчен норматив чыгымнар, бер елга сумнарда

Гомуми белем бирү оешмасы каршындагы интернат

авыл җирлеге

94213

Гомуми белем бирү мәктәп-интернаты

авыл җирлеге

143701

 

 

 

Эшләр идарәчесе                                                                                       И.Т. Һадиев

 

pdf
Скачать текст
PDF, 409.7 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International