Карар № 492

2021 елга Теләче муниципаль районының сәнгать-эстетик юнәлешендә

балаларга өстәмә белем бирү мәгариф оешмаларында өстәмә белем бирү

буенча муниципаль хезмәт күрсәтүгә норматив чыгымнарны раслау турында

 

ДБУ «Татарстан Республикасының икътисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәге»нең 2020 елның 15 октябрендәге 01/1795 номерлы хатын карап, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасының сәнгать-эстетик юнәлешле балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләрен норматив финанслауны кертү турында» 2009 елның 14 декабрендәге 854 номерлы карары һәм «Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Уставы нигезендә, Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты

 

КАРАР БИРӘ:

 

1. 2021 елга расларга:

1.1. Теләче муниципаль районының сәнгать-эстетик юнәлешендәге балаларга өстәмә белем бирү мәгариф оешмаларында өстәмә белем бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүгә норматив чыгымнарны, кушымта нигезендә;

1.2. Сәнгать-эстетик юнәлештәге балаларга өстәмә белем бирү мәгариф оешмаларында өстәмә белем бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүгә норматив чыгымнарга карата 0,5 күләмендә төзәтмәләр коэффициентын.

2. Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының финанс-бюджет палатасына (Яхин Р.Р.) әлеге карарның 1 пунктында расланган норматив чыгымнар нигезендә балаларга өстәмә белем бирү мәгариф оешмаларын финанслауны тәэмин итәргә.

3. Әлеге карар гамәлдәге законнар нигезендә үз көченә керә һәм 2021 елның 1 гыйнварыннан барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Д.С. Гыйниятуллинга йөкләргә.

 

 

Җитәкче                                                                                             И.Х. Хәмидуллин

 

 

Татарстан Республикасы

Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының

«___» _______ 2020 № ____

карарына кушымта

 

 

Теләче муниципаль районының сәнгать-эстетик юнәлешендә балаларга өстәмә белем бирү мәгариф оешмаларында өстәмә белем бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүгә норматив чыгымнарны

 

Өстәмә белем бирү программасының юнәлеше

Территориал дислокация

Норматив чыгымнар

(1 укучыга бер елга сумнарда)

уку-укытуның өчьеллык срогы

уку-укытуның дүртьеллык срогы

уку-укытуның бишьеллык срогы

уку-укытуның җиде еллык срогы

башлангыч һөнәри юнәлеш

Музыкаль сәнгать

авыл җирлеге

   

60 519

70 105

90 982

Сынлы сәнгать

авыл җирлеге

 

33 235

 

28 980

69 559

Хореографик сәнгать

авыл җирлеге

   

63 795

52 609

191 884

Гомуми эстетик сәнгать

авыл җирлеге

   

27 818

   

Фольклор сәнгате

авыл җирлеге

   

60 079

57 660

93 239

Эстрада-джаз сәнгате

авыл җирлеге

92 265

 

88 340

 

145 742

Театраль сәнгать

авыл җирлеге

47 585

 

44 206

44 213

69 610

 

 

 

Эшләр идарәчесе                                                                                   И.Т. Һадиев

 

pdf
Скачать текст
PDF, 420.1 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International