Карар № 506

Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге турындагы Нигезләмәне раслау хакында

 

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге эшчәнлеген нәтиҗәле оештыру максатыннан, Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты

 

КАРАР БИРӘ:

 

1. Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге турындагы Нигезләмәне кушымта нигезендә расларга.

2. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Д.С. Гыйниятуллинга йөкләргә.

 

 

 

Җитәкче                                                                                        И.Х. Хәмидуллин

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Татарстан Республикасы

Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының «___»______ 2020 № ____ карарына кушымта

 

 

Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге турында Нигезләмә

 

1. Гомуми нигезләмәләр

 

1.1. Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының структур бүлекчәсе булып тора, юридик зат статусы юк. Бүлек мөһер һәм штампка ия.

1.2. Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге (алга таба - Бүлек) Теләче муниципаль районы мәдәният, сәнгать, тарихи-мәдәни мирасны саклау өлкәсендә идарә итүне тормышка ашыру максатыннан оештырылды.

1.3. Бүлек белән турыдан-туры Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесенә, шулай ук Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасарына буйсынучы начальник җитәкчелек итә.

1.4. Бүлек үз эшчәнлегендә Россия Федерациясе Конституциясе, Татарстан Республикасы Конституциясе, федераль законнар, Татарстан Республикасы законнары, Россия Федерациясе Президенты указлары һәм боерыклары, Татарстан Республикасы Президенты указлары һәм боерыклары, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарлары һәм боерыклары, Татарстан Республикасы мәдәният министры, Теләче муниципаль районы Советы һәм Башлыгы, Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты боерыклары һәм күрсәтмәләре, башка норматив актлар, шулай ук әлеге Нигезләмәгә таянып эш итә.

 

2. Эшчәнлек юнәлешләре, бурычлары һәм функцияләре

 

2.1. Бүлек эшчәнлегенең төп юнәлешләре булып торалар:

- халыкка китапханә хезмәте күрсәтүне оештыру;

- җирлек халкын мәдәният оешмалары хезмәтләре белән тәэмин итү һәм ял итү өчен шартлар тудыру;

- Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы чикләрендә урнашкан муниципаль әһәмияттәге мәдәни мирас объектларын (тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне) саклау;

- коррупцион күренешләрне профилактикалау, мәдәният учреждениеләре объектларын террорга каршы яклау буенча тәкъдимнәр эшләү;

- милли-мәдәни иҗтимагый берләшмәләр һәм дини оешмалар белән эшләү буенча тәкъдимнәр, планнар эшләү;

- гамәлдәге законнар нигезендә мәдәният өлкәсендәге башка мәсьәләләр.

2.2. Бүлекнең бурычлары:

2.2.1. Шәхес тәрбияләү һәм үстерү өчен уңайлы мәдәни мохит булдыру, халыкта уңай, кыйммәткә ия карашлар формалаштыру.

2.2.2. Төрле социаль-яшь төркемнәренең мәдәни мәнфәгатьләрен һәм ихтыяҗларын исәпкә алып, халыкка мәдәни хезмәт күрсәтүне тәэмин итү.

2.2.3. Мәдәни-иҗат эшчәнлеге, халыкка эстетик һәм сәнгати тәрбия бирү өчен шартлар тудыру.

2.2.4. Халык өчен мәдәниятнең үтемлелеген тәэмин итү.

2.2.5. Мәдәни-тарихи мирасны саклау һәм пропагандалау.

2.2.6. Ведомство карамагындагы мәдәният учреждениеләренең нәтиҗәле эшләвен тәэмин итү.

2.2.7. Төрле мәдәни-ял чараларын әзерләүдә һәм үткәрүдә структур бүлекчәләргә методик һәм оештыру-иҗади ярдәм күрсәтү, шулай ук тиешле хезмәтләр күрсәтү: музыка уен коралларын һәм аппаратураларны прокатка алу, реквизитлар һәм репертуар-методик материаллар белән тәэмин итү.

2.3. Бүлек түбәндәге функцияләрне башкара:

2.3.1. Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының мәдәниятне үстерү һәм халыкка мәдәни хезмәт күрсәтүне тәэмин итү, мәдәниятне үстерү буенча максатчан программаларын эшләү һәм тормышка ашыруны башкара, мәдәният өлкәсендә Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы бюджеты проектын формалаштыруда һәм аннан соң корректировкада катнаша.

2.3.2. Муниципаль норматив хокукый акт кабул ителгән очракларда Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының тармак оешмалары өчен бюджет акчаларын бүлүче булып тора, бүлек бюджет язмаларын төзүдә катнаша һәм аларны килештерә, Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының бюджет акчаларын алучыларга бюджет йөкләмәләре лимитларын бүлеп бирә һәм аларны Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы бюджетын башкаручы органга җибәрә.

2.3.3. Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы бюджет акчаларын алучы мәдәният оешмалары өчен мәдәният өлкәсендә муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча финанс чыгымнары нормативын исәпкә алып биремнәрне билгели.

2.3.4. Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының мәдәният өлкәсендә җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүгә һәм Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы органнарына федераль законнар һәм Татарстан Республикасы законнары белән тапшырылган аерым дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыруга бәйле товарлар китерүгә, эшләр башкаруга һәм хезмәтләр күрсәтүгә заказ бирүче тарафыннан контрольлек итә.

2.3.5. Халыкка китапханә хезмәте күрсәтүгә муниципаль заказны булдыруны, урнаштыруны һәм үтәүне, ял итүне оештыруны һәм халыкны мәдәният оешмалары хезмәтләре белән тәэмин итүне, муниципаль әһәмияттәге мәдәни мирас объектларын саклауны, халыкка мәдәни хезмәт күрсәтүнең гамәлдәге законнары, Татарстан Республикасы законнары, "Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы" муниципаль берәмлеге Уставы, Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының башка норматив хокукый актлары нигезендә тикшереп тора.

2.3.6. Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү вәкаләтләрен гамәлгә ашыру өчен кирәкле мәдәният өлкәсендә муниципаль учреждениеләр төзү турында үтенечнамә бирә.

2.3.7. Ведомство карамагындагы муниципаль мәдәният учреждениеләренең максатларын, шартларын һәм эшчәнлек тәртибен билгели, аларның уставларын раслый, әлеге учреждение җитәкчеләрен вазыйфага билгели һәм вазыйфадан азат итә, аларның эшчәнлеге турында хисапларны "Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы"муниципаль берәмлеге Уставында каралган тәртиптә тыңлый.

2.3.8. Гамәлдәге законнар нигезендә муниципаль мәдәният оешмаларының продукциясенә һәм хезмәт күрсәтүләренә бәяләрне һәм аларны җайга салуны исәпләүдә катнаша.

2.3.9. Җирле әһәмияттәге мәдәни мирас объектларыннан файдалану өчен саклау йөкләмәләрен һәм саклау килешүләрен төзи, аларны куллану тәртибен һәм шартларын төзи, аларның үтәлешен контрольдә тота.

2.3.10. Мәдәният өлкәсендә Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы бюджеты чыгымнарының башка нормативлары һәм муниципаль социаль стандартлар проектларын эшләүне тәэмин итә.

2.3.11. Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы мәдәниятен үстерү мәсьәләләре буенча Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының гамәлдәге законнары нигезендә муниципаль берәмлек компетенциясенә керә торган башка муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек итә.

2.3.12. Кадрлар әзерләүне һәм яңадан әзерләүне, ведомство буйсынуындагы мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләренең квалификация аттестациясен, мәдәни эшчәнлекне методик яктан тәэмин итүне оештыра.

2.3.13. Мәдәният өлкәсендә документлар әзерләүдә һәм килештерүдә катнаша.

2.3.14. Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының мәдәният өлкәсе торышын характерлый торган статистик күрсәткечләрне җыюны, анализлауны оештыра һәм күрсәтелгән мәгълүматларны Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте билгеләгән тәртиптә дәүләт хакимияте органнарына бирә.

2.3.15. Мәдәният оешмаларының Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы территориясе үсеше стратегиясендә катнашуын координацияли.

2.3.16. Россия Федерациясе законнары, Татарстан Республикасы Законнары, Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының норматив хокукый актлары нигезендә мәдәният өлкәсендә башка функцияләрне башкара.

2.4. Муниципаль хезмәтләрне Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты тарафыннан расланган административ регламентлар нигезендә күрсәтә.

 

3. Бүлек хокуклары

 

Бүлек хокуклы:

- Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе ышанычнамәсе нигезендә, барлык компетентлы оешмаларда һәм дәүләт органнарында эш итәргә;

- соратып алу һәм белешмәләр бирү законнар һәм башка норматив хокукый актлар белән тыелмаган булса, Бүлекнең бурычларын һәм функцияләрен үтәү өчен кирәкле белешмә, башка документлар, башка белешмәләр соратып алырга;

- Бүлек бурычларына һәм функциясенә керүче мәсьәләләр буенча ачыкланган җитешсезлекләрне һәм хокук бозуларны бетерү, мондый җитешсезлекләр һәм хокук бозуларны булдырмау  буенча тәкъдимнәр һәм күрсәтмәләр бирергә.

 

4. Бүлек эшчәнлеген оештыру

 

4.1. Бүлекне бүлек начальнигы җитәкли, ул Теләче муниципаль районы җирле үзидарә органнарының хезмәт законнарында һәм муниципаль хокукый актларында каралган тәртиптә район Башкарма комитеты карары белән билгеләнә һәм вазыйфадан азат ителә.

4.2. Бүлек начальнигы  муниципаль хезмәткәр булып тора.

4.3. Бүлек начальнигы бердәнбер башкарма орган булып тора.

4.4. Бүлек җитәкчесе шәхси җаваплылык тота:

- Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчелегенә, законнарга һәм җирле үзидарә органнарының муниципаль хокукый актларына кул кую өчен тапшырыла торган документларның туры килүе;

- кабул ителә торган карарларның дөреслеге һәм объективлыгы;

- бүлек функцияләренә керә торган мәсьәләләр буенча җитәкчелек күрсәтмәләрен һәм башка күрсәтмәләрен дөрес һәм үз вакытында үтәү;

- әлеге Нигезләмәдә күрсәтелгән, бүлеккә йөкләнгән бурычларны һәм функцияләрне үтәү.

 

 

 

Эшләр идарәчесе                                                                                             И.Т. Һадиев

 

pdf
Скачать текст
PDF, 1.25 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International