Карар № 518

Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының 2020 елның

14 апрелендәге 175 номерлы «2020-2024 елларга Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» муниципаль программасын раслау турында» карарына

үзгәрешләр кертү хакында

 

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты

 

КАРАР БИРӘ:

 

1. Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының 2020 елның 14 апрелендәге 175 номерлы «2020-2024 елларга Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» муниципаль программасын раслау турында» карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1.1. «2020-2024 елларга Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» максатчан программасын гамәлгә ашыру кысаларында яшь гаиләләргә торак сатып алуга социаль түләүләр бирү Кагыйдәләрендә:

1.1.1. 13 пунктның «а» пунктчасында «әлеге Кагыйдәләргә 1 номерлы кушымта» сүзләреннән соң «(яшәү урыны буенча җирле үзидарә органына шәхси мөрәҗәгать иткәндә)» сүзләрен өстәргә.

1.1.2. 26 пунктны «(язмача яки электрон формада Бердәм портал аша)» сүзләре белән тулыландырырга.

2. Әлеге карар гамәлдәге законнар нигезендә үз көченә керә.

3. Әлеге карарны гамәлдәге законнар нигезендә бастырып чыгарырга.

 

 

 

Җитәкче                                                                                        И.Х. Хәмидуллин

pdf
Скачать текст
PDF, 251.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International