Карар № 620

Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының 2015 елның 24 ноябрендәге 559 номерлы «Теләче муниципаль районы гомуми белем бирү оешмаларында укучыларны тукландыруны оештыру турында» карарына үзгәрешләр кертү хакында

 

«Район Башкарма комитеты мәгариф бүлеге» нең 2020 елның 9 декабрендәге 373 номерлы хатын карап, балаларны социаль яклау, аларның сәламәтлеген саклау, Теләче муниципаль районы гомуми белем бирү оешмаларында укучыларның баланслы кайнар туклануы нормаларын үтәүне тәэмин итү максатларында, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2021 елга айлык акчалата һәм башка төр түләүләр турында» 2020 елның 21 сентябрендәге 851 номерлы карары нигезендә, Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты

 

КАРАР БИРӘ:

 

1. Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының 2015 елның 24 ноябрендәге 559 номерлы «Теләче муниципаль районы гомуми белем бирү оешмаларында укучыларны тукландыруны оештыру турында» карарына (08.02.2016 № 41, 25.01.2017 № 34, 20.06.2017 № 328, 29.12.2018 № 879, 28.12.2019 № 749, 16.11.2020 № 498 карарлар редакциясендә) үзгәрешләр кертергә, карарның 1 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«1. Гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләренә:

1.1. Теләче муниципаль районы гомуми белем бирү оешмалары укучыларын кайнар аш белән тәэмин итүне һәр уку көненә 8 сум 00 тиен һәм ата-аналар түләвеннән торган суммага оештырырга.

1.2. 2021 елның 11 гыйнварыннан үз составында 4 һәм аннан да күбрәк бала булган гаиләләрдә укучылар өчен һәр уку көненә 8 сум 00 тиен һәм ата-аналар түләвеннән торган бушлай кайнар туклану оештырырга. Әлеге категория укучылар өчен ата-аналар түләве җирле бюджет хисабына түләнергә тиеш. Үз составында 4 һәм аннан да күбрәк бала булган, биләүче гаиләләрдән (тәрбиягә бала алучы һәм опекун гаиләләреннән) укучылар түләүсез кайнар туклану белән тәэмин ителергә тиеш түгел.

1.2.1. 11.01.2021 дән 31.12.2021 кадәр аралыкта ата-аналарның берсе - 2 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче 1 төркем инвалид булган гаиләләр укучыларына бушлай кайнар туклану оештырырга, һәр уку көненә 8 сум 00 тиен һәм ата-аналар түләвеннән торган субсиядән. Әлеге категория укучылар өчен ата-аналар түләве җирле бюджет хисабына түләнергә тиеш. Әлеге категория укучылар өчен ата-аналар түләве җирле бюджет хисабына түләнергә тиеш.

1.2.2. 11.01.2021 дән 31.12.2021 кадәр аралыкта ата-ананың берсе 1 төркем инвалид бер тәрбияләүче җан башына уртача керем яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаиләләрдәге укучылар өчен һәр уку көненә 8 сум 00 тиен һәм ата-аналар түләвеннән торган субсиядән бушлай кайнар аш белән тәэмин итүне оештырырга. Әлеге категория укучылар өчен ата-аналар түләве җирле бюджет хисабына түләнергә. Әлеге категория укучылар өчен ата-аналар түләвен җирле бюджет хисабына түләргә

1.2.3. 11.01.2021 дән 31.12.21 кадәр аралыкта сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен һәр уку көненә 8 сум 00 тиен һәм ата-аналар түләвеннән торган субсиядән бушлай кайнар аш белән тәэмин итүне оештырырга. Әлеге категория укучылар өчен ата-аналар түләве җирле бюджет хисабына түләнергә тиеш. Әлеге категория укучылар өчен ата-аналар түләве җирле бюджет хисабына түләнергә тиеш.

1.2.4. Өйдә белем алучы 1-4 сыйныф укучыларын җирле бюджеттан көнгә 8,0 сумга азык-төлек җыелмасы (коры аш) белән тәэмин итәргә.

1.3. Озынайтылган көн төркеме укучылары өчен җирле бюджеттан көнгә 8,0 сумга бушлай азык-төлек җыелмасы белән тәэмин итәргә.».

2. Карарның 2.1 пунктында «2020» санын «2021» санына алмаштырырга.

3. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Д.С. Гыйниятуллинга йөкләргә.

 

 

 

Җитәкче                                                                                        И.Х. Хәмидуллин

 

pdf
Скачать текст
PDF, 763.9 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International