Карар № 228

Мәктәп автобус маршрутларын эксплуатацияләүне дәвам итү турында

 

МКУ «Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге»нең 2021 елның 13 июлендәге 232 номерлы хатын карап, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2006 елның 3 августындагы 400 номерлы «Татарстан Республикасында мәктәп автобусларыннан нәтиҗәле файдалану чаралары турында» карары белән расланган, балаларны йөртү өчен махсус билгеләнгән автобуслар белән Татарстан Республикасы укучыларын йөртүне оештыру турындагы Нигезләмә нигезендә, Теләче муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләре укучыларын укыту урынына имин һәм өзлексез транспорт белән илтеп җиткерүне тәэмин итү максатларында, Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты

 

КАРАР БИРӘ:

 

1. Теләче муниципаль районының мәктәп автобус маршрутларын 2021-2022 уку елында, кушымтадагы исемлек нигезендә, эксплуатацияләүне дәвам итәргә.

2. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны МКУ «Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге» башлыгы    Н.В. Карповага йөкләргә.

 

 

 

Җитәкче                                                                                        И.Х. Хәмидуллин

 

Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының

«___» ________ 2021 № ____ карарына кушымта

 

 

Теләче муниципаль районының 2021-2022 уку елында эксплуатацияләүне дәвам итәргә тиешле мәктәп автобус маршрутлары исемлеге

 

№ т/б

Маршрут исеме

1.

«Теләче – Теләче (Магистральная урамы) – Ямбулат – Тәмте Мәтәскә – Олы Мәтәскә УГББМ – Күкчә – Балыклы – Алан УГББМ»

2.

«Теләче – Лесной – Олы Мәтәскә УГББМ – Югары Мәтәскә – Олы Мәтәскә УГББМ»

3.

«Олы Нырсы – Айдар – Олы Нырсы УГББМ – Карабаян – Олы Нырсы УГББМ»

4.

«Теләче – Баландыш – Иске Җөри УГББМ – Олы Тиләҗе – Иске Җөри УГББМ»

5.

«Олы Мишә УГББМ – Баландыш – Җәнәй – Урта Мишә – Олы Мишә УГББМ – Олы Саурыш – Түбән Саурыш – Олы Мишә УГББМ»

6.

«Олы Нырсы – Субаш – Олы Нырсы УГББМ – Кече Нырсы – Кече Мирәтәк – Олы Нырсы УГББМ»

7.

«Теләче – Алга – Үзәк УГББМ – Караширмә – Үзәк УГББМ»

8.

«Теләче – Казаклар – Теләче УГББМ – Ачы – Теләче УГББМ»

9.

«Теләче – Казаклар – Кече Кибәхуҗа – Югары Кибәхуҗа УГББМ – Максабаш – Югары Кибәхуҗа УГББМ»

10.

«Шәтке – Сауш – Шәтке УГББМ – Олы Мирәтәк – Шәтке УГББМ»

11.

«Теләче – Яңа Җөри – Орымширмә БГББМ – Үзәк – Теләче УГББМ»

 

 

 

Эшләр идарәчесе                                                                                  И. Т. Һадиев

 

pdf
Скачать текст
PDF, 79.2 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International