Карар № 236

Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районында 2021-2022 уку елында гражданнарны хәрби-исәпкә алу белгечлекләре буенча хәрби хезмәткә әзерләү турында

 

Татарстан Республикасы Саба һәм Теләче районнары хәрби комиссариатының 2021 елның 14 июнендәге 1/875 номерлы хатын карап, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1999 елның 31 декабрендәге 1441 номерлы карарын «Россия Федерациясе гражданнарын хәрби хезмәткә әзерләү турындагы нигезләмәне раслау хакында» үтәү йөзеннән, һәм гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләүне камилләштерү планы максатларында, Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты

 

КАРАР БИРӘ:

 

1. Расларга:

- Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районында 2021-2022 уку елында гражданнарны хәрби-исәпкә алу белгечлекләре буенча хәрби хезмәткә әзерләү буенча төп чаралар планын, 1 номерлы кушымта нигезендә;

- гражданнарны хәрби хезмәткә мәҗбүри әзерләүнең торышын контрольдә тоту, Россия Федерациясенең Теләче муниципаль районында Кораллы Көчләре өчен белгечләр әзерләүне сайлап алу һәм тикшереп тору комиссиясе составын, 2 номерлы кушымта нигезендә.

2. МКУ «Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге» (Карпова Н.В.), район оешма-предприятиеләре һәм учреждениеләре җитәкчеләренә гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү буенча кирәкле чаралар күрергә. Хәрби-исәпкә алу белгечлекләре буенча әзерлек өчен гражданнарның уку төркемнәрен туплауда (ВУС-837С («С» категорияле транспорт чарасы йөртүчесе) ярдәм күрсәтергә.

3. Гражданнарны сайлап алу буенча комиссия:

- гражданнарны хәрби-исәпкә алу белгечлекләре буенча әзерләүгә бирем алганнан соң, гражданнарны әзерләү өчен сайлап алырга һәм тулы күләмдә уку төркемнәрен туплауны оештырырга;

- гражданнарны хәрби-исәпкә алу белгечлекләре буенча әзерләү өчен сайлап алуны түбәндәгеләр арасыннан үткәрергә:

а) башлангыч, урта һәм югары һөнәри белем бирү учреждениеләрендә кичке мәктәптә яки дәрестән тыш вакытта уку процессыннан аерылмыйча белем алучы гражданнар;

б) эшләүче гражданнар - җитештерүдән аерылмыйча;

в) эшләмәүче һәм укмаучы гражданнар -көндезге яки кичке вакытта;

- ДАҺБУ «Саба аграр көллияте» укыту-матди базасының торышын контрольдә тотарга.

4. 2021-2022 уку елында Россия Федерациясе Кораллы Көчләре өчен белгечләр әзерләүне ТР

ХК күрсәтмәләре буенча беррәттән ДАҺБУ «Саба аграр көллияте» (урта һөнәри белем) ике агымга әзерлек үткәрү планлаштырыла:

- 2021 елның 1 октябреннән 2022 елның 25 февраленә кадәр;

- 2022 елның 1 мартыннан 2022 елның 25 июленә кадәр.

5. ДАССУ «Теләче РҮХ» баш табибына (Галиуллин И.И.) профилактик медицина тикшерүләрен уздыруны, дәвалауны, гражданнарны хәрби исәпкә куйганчы һәм аны уздырганнан соң, шулай ук гражданнарны хәрби хезмәткә вакытлыча яраксыз дип таныганда, аларның физик үсешен диспансер күзәтүен оештырырга.

6. Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенә (Ибраһимов З.З.), МКУ«Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге» (Карпова Н.В.), Татарстан Республикасы Саба һәм Теләче районнары хәрби комиссарына           (Закиров Ф.Ф.) гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү чараларын өстәмә финанслау буенча тәкъдимнәр әзерләргә һәм бюджет формалаштырганда карау өчен тапшырырга.

7. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Татарстан Республикасы Саба һәм Теләче районнары хәрби комиссары Ф.Ф. Закировка йөкләргә.

 

 

 

Җитәкче                                                                                        И.Х. Хәмидуллин

 

 

Татарстан Республикасы

Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының

«___» _______ 2021 № ____ карарына 1 номерлы кушымта

 

 

2021/2022 уку елында гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү буенча төп чаралар планы

 

№ т/б

Чаралар

Җаваплы башкаручы

(килешү буенча)

Үткәрү сроклары

I. ОЕШТЫРУ ЧАРАЛАРЫ

1.

Район хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе утырышында гражданнарны хәрби-исәпкә алу белгечлекләре буенча әзерләүгә йомгак ясау һәм яңа уку елына бурычлар билгеләү

Хәрби комиссариат,

МКУ «Район мәгариф бүлеге»

Чакырылыш комиссиясенең эш планы нигезендә

2.

Барлык кызыксынган оешмалар һәм учреждениеләр белән бер ел эчендә гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләүнең торышы һәм яңа уку елына бурычлар билгеләү мәсьәләләре буенча укыту-методик киңәшмә үткәрү

Хәрби комиссариат,

МКУ «Район мәгариф бүлеге»

20.08.2021 кадәр

3.

Төп планлаштыручы документларны эшләү:

а) гражданнарны хәрби-исәпкә алу белгечлекләре буенча хәрби хезмәткә әзерләү мәсьәләләре буенча муниципаль район Башлыгы карары проекты һәм бу әзерлек буенча төп чаралар планы;

б) 2020/2021 уку елында гражданнарны хәрби-исәпкә алу белгечлекләре буенча хәрби хезмәткә әзерләү йомгаклары һәм 2021/2022 уку елына бурычлар турында хәрби комиссар боерыгы проекты

Хәрби комиссариат,

 

 

кызыксынган органнар һәм ведомстволар җитәкчеләре,

 

контракт буенча хәрби хезмәткә әзерләү, чакыру һәм гражданнарны җыю бүлеге

01.08.2021-

10.08.2021

 

15.08.2021

 

 

10.08.2021

4.

Эш тәҗрибәсен гомумиләштерү һәм гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү мәсьәләләре буенча мәгълүмати-аналитик күзәтүләр һәм методик рекомендацияләр бастырып чыгару

Хәрби комиссариат,

ЯЭСһТБ, МКУ «Район мәгариф бүлеге»

Май-сентябрь

2021

II. ГРАЖДАННАРНЫ ХӘРБИ-ИСӘПКӘ АЛУ БЕЛГЕЧЛЕКЛӘРЕ БУЕНЧА ӘЗЕРЛӘҮ

1.

Хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле гражданнарны хәрби-исәпкә алу белгечлеге буенча «С» категорияле машина йөртүче әзерләү өчен сайлап алу

Хәрби комиссариат

Уку елы дәвамында

2.

ДАҺБУ «Саба аграр көллияте» уку төркемнәрен комплектлау

Хәрби комиссариат

20.09.2021 кадәр,

20.02.2022 кадәр

3.

ДАҺБУ «Саба аграр көллияте» уку составы белән укыту-методик җыеннар үткәрү

Хәрби комиссариат

Сентябрь 2021,

март 2022

III. МЕДИЦИНА БЕЛЕШМӘЛЕЛЕГЕ ҺӘМ МЕДИЦИНА ТИКШЕРҮЕ

1.

ДАҺБУ «Саба аграр көллияте» «С» категорияле машина йөртүче хәрби-исәпкә алу белгечлеге буенча әзерләүгә юнәлдерелгән гражданнарның медицина комиссиясен үткәрү

ДАССУ «Теләче РҮХ»

Сентябрь-октябрь 2021,

февраль-март 2022

IV. КОНТРОЛЬ ҺӘМ ЯРДӘМ КҮРСӘТҮ

1.

ДАҺБУ «Саба аграр көллияте» уку төркемнәрен комплектлау барышын контрольдә тоту

Хәрби комиссариат

Октябрь-ноябрь 2021,

Март-июль 2022

2.

ДАҺБУ «Саба аграр көллияте» чыгарылыш имтиханнарын үткәрүне контрольдә тоту

Хәрби комиссариат,

ДАҺБУ «Саба аграр көллияте»

чыгарылыш имтиханнары графигы нигезендә

 

 

 

Эшләр идарәчесе                                                                                                                        И.Т. Һадиев

 

 

 

 

 

Татарстан Республикасы

Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының

«___» _______ 2021 № ____ карарына 2 номерлы кушымта

 

 

Татарстан Республикасы Теләче районы гражданнарын хәрби хезмәткә әзерләү торышын тикшереп тору комиссиясе составы

 

Комиссия рәисе:

Хәмидуллин И.Х.

-

Теләче муниципаль районы Башкарма комитет  Җитәкчесе.

 

Комиссия рәисе урынбасары:

Закиров Ф.Ф.

-

Татарстан Республикасы Саба һәм Теләче районнары хәрби комиссары (килешү буенча).

 

Комиссия әгъзалары:

Ибраһимов З.З.

-

район Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы;

Шәрипов М.М.

-

«Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең 7 отряды» ФДКУ ЯКБ-134 башлыгы (килешү буенча);

Зиннәтуллин И.Н.

-

Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча бүлеге вәкиле (килешү буенча);

Галимҗанов Р.В.

-

Татарстан Республикасы Саба һәм Теләче районнары хәрби комиссариаты бүлеге башлыгының өлкән ярдәмчесе (һөнәри психологик сайлап алу буенча) (гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру буенча) (килешү буенча).

 

 

 

Эшләр идарәчесе                                                                          И.Т. Һадиев

 

pdf
Скачать текст
PDF, 15.76 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International