Юбилярны котладылар.

12 июнь көнне Алан авылында гомер кичерүче  Ханова Асия Касыйм кызына 90 яшь тулды. Шушы уңайдан аны котларга социаль мәсьәләләр буенча район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Чернов П.А.; Алан урта мәктәбе директоры Хасанов Н.Ш.; Алан авыл җирлеге башлыгы Хаҗиев Ә.Г. килделәр. Юбилее белән котлап Асия Касыймовнага  Россия президенты В.В.Путин  котлавын һәм  истәлекле бүләк тапшырдылар. Асия апа 40 ел гомерен балалар укытуга багышлаган хөрмәткә лаек шәхес. Ул тагын  күп еллар яшьләргә маяк булып бәхетле  картлыкта яшәсен иде.


 


Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 11:03

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International