Юбилярны котлау

2015 елның 30 нчы декабрь көнне Җәнәй авылында яшәүче тыл ветераны  Габдрахманова Гиззиназ Габдрахман кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан аны истәлекле бәйрәме белән Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фарида Галимова һәм “Родник” комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Нияз Мортазин тәбрик иттеләр. Килгән кунаклар  Гиззиназ апага иң җылы теләкләрен җиткереп, Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсен тапшырдылар, шулай ук Олы Мишә авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерделәр.

Бүгенге көндә Гиззиназ апа кызы тәрбиясендә бәхетле картлык кичереп яши. Килгән кунакларны да ул күтәренке кәеф белән, рәхмәт сүзләре әйтеп озатып калды.

 

Соңгы яңарту: 2016 елның 13 гыйнвары, 10:06

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International