2016 елның 22 май көнне Олы Мәтәскә һәм Алан авыл җирлекләре буенча 16.31.559 номерлы саулау участогында җиденче чакырылыш Россия Федерациясе федераль собраниясе Дәүләт Думасы депутатлыгына “ Бердәм Россия” партиясеннән алга таба кандидатлар чыгару өчен праймериз ягъни алдан тавыш бирүләр булып узды. Шушы сайлау участогында Дәүләт Советы депутаты Садыкова Разия Габделахатовна да булып китте. Бу праймеризда халык теләп катнашты һәм праймериз уңышлы гына узды.
Соңгы яңарту: 2016 елның 23 мае, 10:41