Хәзерге шау-шулы заманда юл йөрү кагыйдәләрен белмәү сәбәпле кече яшьтәге укучылар белән куркыныч хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Менә шундый күңелсез хәлләр килеп чыкмасын өчен без башлангыч сыйныф укытучылары 1 класстан укучыларга юл йөрү кагыйдәләрен, билгеләрен өйрәтәбез.
26 сентябрь көнне Җәнәй башлангыч мәктәбендә юл йөрү кагыйдәләренә багышланган класс сәгате үтте. Класс сәгатенең максаты: светофорның төсләрен аера белү, шуның буенча ничек хәрәкәт итүләрен тикшерү; урамда бер-берсенә карата игътибарлы, ярдәмчел, әдәпле булуларын тәрбияләү; юл йөрү кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтү.
Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 11:19