20 февраль көнне Алан авылы мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына карата «Җиңүгә илткән юллар» исеме астында үткәрелә торган фестивальгә багышланган концерт-тамаша булды. Концертта Алан урта мәктәбе укучылары һәм укытучылар коллективы катнашты. Сценарий тулысы белән сугыш чорына, сугыш кырында үлеп калган авылдашларны искә алуга, сугыш һәы тыл ветераннарына багышланган иде. Концерт авыл халкына һәм жюри составына бик ошады.
Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 12:48