Олы Мишә авыл җирлегендә «Нәүрүз» бәйрәме.

 

Нәүрүз- борынгы әби- бабаларыбыз үткәргән язны каршылау бәйрәме ул. Бу сүз фарсы телендә   “Яңа көн” дигәнне аңлата. Урта Азияда, Иранда, һ.б.  илләрдә борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме ул. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга 21 мартка туры килә.Соңгы елларда халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнүгә игътибар артты.  22нче март көнне Олы Мишә авыл җирлегендә «Нәүрүз» бәйрәме  булып узды. Бәйрәм концерт программасы белән башланып китте. Бәйрәмдә кул көрәше, аркан тарту һәм   төрле спорт ярышлары булды. Авыл халкын шашлык, плов, коймак һәм кайнар чәй белән сыйладык. Нәүрүз бәйрәме бик күңелле үтте.



       

 

Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 12:53

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International