28 ноябрь көнне Баландыш авылы мәдәният йортында әниләр көненә багышлап “Иң җитез әниләр”дип исемләнгән бәйрәм кичәсе – күңелле стартлар уздырылды. Кичәдә әниләр 2 командага бүленеп тапкырлыкта, уңганлыкта, җитезлектә үзләренең көчләрен сынадылар. Әниләргә бүләк итеп Гилазова Т., Мухаметшин Ф., Фасхиев С., Гарипова А, Гилязиева З.-ләр үзләренең җыр-биюләрен бүләк иттеләр. Шулай ук бәйрәм ярышында әниләргә багышлап язылган иншалар да укылды.
Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 11:30