“Кошлар – безнең дусларыбыз"

Туган ягыбызда әлегә кыш хөкем сөрсә дә, табигать акрынлап йокыдан уяна башлады. Тиздән җылы яклардан күчмә  кошлар кайта башлый. Иске Җөри балалар бакчасында балалар белән “Кошлар - безнең канатлы дусларыбыз” дип исемләнгән чара булып узды. Чараның максаты: балаларда кошларга карата  сакчыл караш , мәрхәмәтлек сыйфатлары тәрбияләү; балаларның күчмә кошлар, аларның үзенчәлекле яклары турындагы белемнәрен камилләштерү. Балалар кошлар турында кызыклы, мавыктыргыч презентация  карадылар. Шулай ук табышмакларга җавап таптылар, күңелле җырлар җырладылар,  төрле дидактик уеннар уйнап кошлар турындагы белемнәрен ныгыттылар.

Соңгы яңарту: 2019 елның 5 апреле, 08:08

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International