Боерык № 4 от 07.02.2019г. ТМР муниципаль хезмәткәрләренең 2019 елга диспансеризация узу турында

«Россия Федерациясе муниципаль хезмәте турында» 2007 нче елның 2 нче мартындагы 25-ФЗ номерлы Федераль закон, Россия Федерациясе сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш Министрлыгының 2009 нчы елның 14 нче декабрендәге 984н номерлы боерыгы белән расланган "Россия Федерациясенең дәүләт һәм граждан хезмәткәрләре һәм муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан диспансеризация узу тәртибен, Россия Федерациясенең дәүләт граждан хезмәтенә һәм муниципаль хезмәткә керүгә яки аны үтүгә комачаулый торган авырулар исемлеген, шулай ук медицина учреждениесен төзү рәвешләрен раслау турында" нигезендә,

 

1. Россия Федерациясе сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш Министрлыгының 2009 нчы елның 14 нче декабрендәге 984н номерлы боерыгы белән расланган "Россия Федерациясенең дәүләт һәм граждан хезмәткәрләре һәм муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан диспансеризация узу тәртибен, Россия Федерациясенең дәүләт граждан хезмәтенә һәм муниципаль хезмәткә керүгә яки аны үтүгә комачаулый торган авырулар исемлеген, шулай ук медицина учреждениесен төзү рәвешләрен раслау турында" Теләче муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләренә карата диспансеризация узу тәртибен кулланырга.

2. Теләче муниципаль районында муниципаль хезмәткәрләр диспансеризацияне узарга тиешле муниципаль хезмәт вазыйфалары исемлеген 1 нче кушымта нигезендә расларга

3. Теләче муниципаль район Советы муниципаль хезмәткәрләрнең 2019 нчы елга диспансеризация узу графигын 2 нче кушымта нигезендә расларга.

4. Теләче муниципаль районы җирле үзидарә органнарына:

4.1. Теләче муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләрнең 2019 нчы елга диспансеризация узу графигын расларга.

4.2. Муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан диспансеризация үтүне расланган Тәртип нигезендә тәэмин итәргә.

4.3. Теләче муниципаль районының муниципаль хезмәткәрләре диспансеризациясен үткәрүгә медицина эшчәнлегенә лицензиясе булган медицина учреждениеләре белән муниципаль контракт (килешү) төзү.

5. Боерык гамәлдәге законнар нигезендә үз көченә керә.

6. Әлеге күрсәтмәнең үтәлешен контрольдә тотуны Теләче муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе И.В. Мөбиновка йөкләргә.

 

И.Ф. Зарипов

pdf
Скачать текст
PDF, 2.28 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International