Татарстан Республикасында коррупциягә каршы тору буенча эшне координацияләү комиссиясе утырышының 2010 елның 29 апрелендәге 105 номерлы беркетмәсен гамәлгә ашыру турында

Татарстан Республикасында коррупциягә каршы тору буенча комиссиянең «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында»гы 2003 елның 6 октябрендәге 131 номерлы Федераль закон нигезендә, Татарстан Республикасында коррупциягә каршы тору буенча эшне координацияләү комиссиясе утырышының 2010 елның 29 апрелендәге                       105 номерлы беркетмәсен гамәлгә ашыру максатларында,

1. Теләче муниципаль районы Башкарма комитетына (И.Х. Хәмидуллин) коррупцион рискларны профилактикалау максатларында ведомствога караган оешмалардан контроль-күзәтчелек органнарының йогынты ясау актлары турында квартал саен мәгълүмат алу, системалы хокук бозуларның сәбәпләрен һәм шартларын анализлау, аларны киметү буенча чаралар күрү һәм тиешле мәгълүматны тапшыру эшен оештыру.

2. Теләче муниципаль районы Советы аппаратына (И.В.Мөбинов) йомгаклау утырышларын уздырганда, кураторлык итә торган тармаклардагы коррупциянең торышын һәм аны профилактикалау чараларын карауны аерым мәсьәлә итеп кертергә, коррупциягә каршы тору өлкәсендә ел буена эшләнгән эшләргә анализ ясарга һәм алдагы чорга бурычлар куярга.

3. Теләче муниципаль районы контроль-хисап палатасына                                (С.И. Фәрхетдинов), Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының финанс-бюджет палатасына (Р.Р. Яхин) муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу барышында бюджет югалтуларын булдырмауны анализлап, чаралар күрүне тәэмин итәргә һәм ел йомгаклары буенча ирешелгән икътисадый нәтиҗә турында мәгълүмат бирергә, шулай ук сатып алу процедураларын үткәрүне тормышка ашыручы вазыйфаи затларның эшчәнлегенә мәнфәгатьләр конфликты барлыгына  анализ ясарга, хокук бозуларны ачыклаганда, аларны хезмәт тәртибенә карата таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссия утырышларында карап тикшерергә.

4. Теләче муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесенә (Ч.И. Мирайханова) Теләче муниципаль районы ведомство карамагындагы оешмаларның оештыру-җитәкчелек һәм административ-хуҗалык функцияләре бирелгән җитәкчеләре һәм башка хезмәткәрләре өчен коррупциягә каршы чикләүләр һәм тыюлар мәсьәләләре буенча, шулай ук әлеге затларның мәнфәгатьләр конфликтын ачыклау һәм җайга салу буенча укулар үткәрергә.

5. Теләче муниципаль районының хезмәт тәртибе таләпләрен үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссиясенә (А.Г. Фәтхуллин) коррупцион хокук бозуларга (керемнәр, чыгымнар, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында дөрес булмаган белешмәләр бирү, мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу буенча чаралар күрмәү һәм башка коррупцион хокук бозуларны) китергән сәбәпләрне һәм шартларны ачыклау һәм бетерү максатыннан, хезмәткәрләре әлеге хокук бозуларда гаепле дип табылган. җитәкчеләргә карата хезмәт тикшерүләре үткәрергә.

6. Әлеге боерыкның үтәлешен контрольгә алуны ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча район башлыгы ярдәмчесе Ч.И. Мирайхановага йөкләргә.

 

И.Ф. Зарипов

pdf
Скачать текст
PDF, 1.26 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International