Теләче муниципаль районында "2019 елда урманнарны һәм торак пунктларны табигать янгыннарыннан саклау чаралары турында"гы 2019 елның 29 апрелендәге 351 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары тормышка ашыру турында

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында»гы 2003 елның 6 октябрендәге 131 номерлы Федераль закон, "2019 елда урманнарны һәм торак пунктларны табигать янгыннардан саклау чаралары турында»гы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2019 елның 29 апрелендәге 351 номерлы карары нигезендә",

       1. Теләче муниципаль районы башкарма комитетына Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2019 елның 29 апрелендәге 351 номерлы карарының 8 пунктында каралган чараларны үтәүне тәэмин итәргә һәм урман янәшәсендәге территориядән файдаланучы Теләче муниципаль районы авыл җирлекләре җирле үзидарә органнарына, учреждениеләргә, оешмаларга, шәхси эшмәкәрләргә, гражданнарга, чит ил гражданнарына һәм (яки) гражданлыгы булмаган затларга, кар катламы чыккан көннән алып, тотрыклы яңгырлы көзге һава торышы урнашканчы яки кар катламы барлыкка килгәнче, аны коры үләннәрдән, камылдан, ауган агач калдыкларыннан, киселгән агач калдыкларыннан, чүп-чардан һәм башка янучан материаллардан урманнан 10 метрдан да ким булмаган киңлектәге полосада чистартуны яисә урманны 0,5 метрдан да ким булмаган киңлектәге янгынга каршы минеральләшкән полоса яки янгынга каршы барьер белән аерып куярга тәкъдим итәргә.

        2. Әлеге боерыкның үтәлешен контрольгә алуны Теләче муниципаль районы Башлыгы урынбасары А. Г. Фәтхуллинга йөкләргә.

                                                                                                

                                                                                                   И.Ф. Зарипов

jpg
Скачать текст
JPG, 72.3 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International