«Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында»гы 2007 елның 02 мартындагы 25 санлы Федераль законга, 2013 елның 25 июнендәге 50 санлы Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексына, Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районында муниципаль хезмәт турындагы Нигезләмәгә нигезләнеп, Теләче муниципаль районында муниципаль хезмәткәрләрнең муниципаль хезмәт стажын билгеләү өчен
КАРАР БИРӘМ:
1. Расларга:
1.1. Кушымта № 1 нигезендә муниципаль хезмәт стажын билгеләү буенча комиссия турында Нигезләмәне.
1.2. Кушымта № 2 нигезендә муниципаль хезмәт стажын билгеләү буенча комиссия составын.
2. Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Башлыгының 2010 елның 18 февралендәге «Теләче муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләренең муниципаль хезмәт стажын билгеләү буенча бердәм комиссия төзү турында»гы 11 санлы карарын көчен югалткан дип табарга.
3. Әлеге карарның үтәлешенә контрольлек итүне Теләче муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе И. В. Мөбиновка йөкләргә
И.Ф. Зарипов