Россия көнен бәйрәм итүгә багышланган чаралар үткәрүгә әзерлек турында

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми  принциплары турында»гы 2003 елның 6 октябрендәге 131 санлы Федераль закон нигезендә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2019 елда Россия көнен бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча чаралар планын раслау турында»гы 2019 елның 23 маендагы 1146-р санлы күрсәтмәсе белән,

     

      1. Теләче муниципаль районында Россия көнен бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча эшче төркем төзергә (алга таба – эшче төркем) һәм эшче төркем составын түбәндәге тәртиптә расларга:

 

Эшче төркем рәисе:

Фәтхуллин А. Г.

-

Теләче муниципаль район Башлыгы урынбасары.

Эшче төркем рәисе урынбасары:

Нурмөхәмәтов А. Ә.

-

Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары.

                                               Торкем составы:

Миннигулов И.А.

-

җитәкче урынбасары - Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының территориаль үсеш һәм инвестиция эшчәнлеге бүлеге башлыгы;

Яхин Р.Р.

-

Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының финанс-бюджет палатасы рәисе;

Иксанов Д.С.

-

Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге башлыгы;

Карпова Н.В.

-

«Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге» МКУ башлыгы;

Гыйниятуллин И.С.

-

Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы;

Мараков И.Р.

-

Теләче авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе (килешү буенча)

 

      2. Эшче төркемгә 2019 елның 1 июненә кадәр Теләче муниципаль районында 2019 елда Россия көнен бәйрәм итү буенча чаралар планын Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2019 елның 23 маендагы 1146-р санлы күрсәтмәсе нигезендә әзерләргә һәм раслауга тәкъдим итәргә.

       3. Әлеге күрсәтмәнең үтәлешен контрольдә тотуны Теләче муниципаль районы Башлыгы урынбасары А. Г. Фәтхуллинга йөкләргә.

                                                                                               

                                                                                                    И.Ф. Зарипов

pdf
Скачать текст
PDF, 1.41 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International