Теләче муниципаль районы территориясендә урып-җыю эшләренең вакытында һәм сыйфатлы башкарылуын мониторинглау максатларында,
1. 2019 елда Теләче муниципаль районы территориясендә урып-җыю эшләрен нәтиҗәле оештыру һәм вакытында үткәрү буенча район штабы төзергә һәм аның составын 1нче кушымта нигезендә расларга.
2. Теләче муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә (Р.Х. Низаметдинов) 2019 елның 26 июленә кадәр 2019 елгы урып-җыю эшләрен уздыру буенча чаралар планын эшләргә һәм раслау өчен тәкъдим итәргә.
3. «Кайнар линия» телефоны номерларын билгеләргә: (84360) 21-2-53, 21-8-77, 21-1-89.
4. 2019 елда Теләче муниципаль районы территориясендә урып-җыю эшләрен нәтиҗәле оештыру һәм вакытында үткәрү буенча район штабы турындагы нигезләмәне 2нче кушымта нигезендә расларга.
5. Әлеге күрсәтмәнең үтәлешен контрольдә тотуны үз өстемдә калдырам.
И.Ф. Зарипов
Татарстан Республикасы
Теләче муниципаль районы
Башлыгының
2019 елның «22» июльнең
38-нче номерлы күрсәтмәсенә
1-нче кушымта
2019 елда Теләче муниципаль районы территориясендә
урып-җыю эшләрен нәтиҗәле оештыру
һәм вакытында үткәрү буенча район штабы
СОСТАВЫ
Штаб рәисе:
|
Зарипов И. Ф. |
- |
Теләче муниципаль районы башлыгы. |
|
Штаб рәисе урынбасарлары: |
||
|
Хәмидуллин И.Х. |
- |
Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе; |
|
Низаметдинов Р. Х. |
- |
Теләче муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы (килешү буенча). |
|
Штаб әгъзалары: |
||
|
Мөбинов И. В. |
- |
Теләче муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе. |
|
Зарипов И.С. |
- |
бүлек начальнигы (килешү буенча). |
|
Хуҗин Л.Й. |
- |
ААҖ «Татмедиа» филиалы «Теләчеинформ» мәгълүмат үзәге директоры (килешү буенча). |
|
Миңнегулов И.Ә. |
- |
Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең территориаль үсеш һәм инвестицион эшчәнлек буенча урынбасары. |
|
Иксанов Д.С. |
- |
Башкарма комитетның мәдәният бүлеге начальнигы. |
|
Галияхмәтов И.В. |
- |
«Россельхозцентр» ФГБУ начальнигы (килешү буенча). |
|
Нуруллин И. Р |
- |
Теләче районы дәүләт ветеринария берләшмәсенең баш ветеренария табибы-начальнигы (килешү буенча). |
|
Баев И.Р. |
- |
Теләче муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы (килешү буенча). |
|
Кәримуллин И.И. |
- |
Теләче муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге начальнигы (килешү буенча). |
Татарстан Республикасы
Теләче муниципаль районы
Башлыгының
2019 елның «22» июльнең
38-нче номерлы күрсәтмәсенә
2-нче кушымта
Теләче муниципаль районы территориясендә
урып-җыю эшләрен нәтиҗәле оештыру
һәм вакытында үткәрү буенча район штабы турында
НИГЕЗЛӘМӘ
1. Теләче муниципаль районы территориясендә урып-җыю эшләрен нәтиҗәле оештыру һәм вакытында үткәрү буенча район штабы (алга таба – Штаб) киңәшмә органы булып тора һәм Теләче муниципаль районы башлыгына хисап тота. Штабның составы Теләче муниципаль районы башлыгы карары белән раслана һәм ул үзгәрергә мөмкин.
2. Штаб үз эшчәнлегендә гамәлдәге законнарга, әлеге Нигезләмәгә таяна.
3. Штаб үз эшчәнлеген җәмәгать башлангычларында башкара.
4. Штабның төп бурычлары булып тора:
- Теләче муниципаль районы территориясендә урып-җыю эшләренең барышы мониторингы;
- урып-җыю эшләрен нәтиҗәле үткәрү өчен карарлар һәм тәкъдимнәр эшләү;
- урып-җыю эшләрен вакытында башкарып чыгу белән бәйле мәсьәләләрне оператив хәл итү.
5. Штаб вәкаләтләре:
- оператив киңәшмәләр, шул исәптән күчмә киңәшмәләр үткәрергә;
- кирәкле мәгълүматны соратып алырга;
- тәкъдимнәр һәм нәтиҗәләр, аналитик белешмәләр әзерләргә;
- урып-җыю эшләренә мониторинг һәм анализ үткәрергә;
- утырышларда вазыйфаи затларны тыңларга;
- тиешле дәүләт органнарына, оешмаларга, төрле милек формасындагы предприятиеләргә мөрәҗәгать итәргә.
6. Штаб утырышлары календарь аенда кимендә дүрт тапкыр үткәрелә.
7. Утырышлар шулай ук килеп туган мәсьәләләрне оператив хәл итү өчен кирәк булган саен чакырылырга мөмкин. Комиссия карарлары утырыш беркетмәсе белән рәсмиләштерелә һәм Теләче муниципаль районы башлыгы тарафыннан раслана. Расланган беркетмә тиешле вазыйфаи затларга җибәрелергә тиеш.
8. Штабның «кайнар линия» телефоны номерлары: (84360) 21-2-53, 21-8-77, 21-1-89.
9. Штаб тарафыннан кабул ителгән карарлар, нәтиҗәләр һәм башка карарлар кабул итү – тәкъдим итү характерына ия.