Боерык № 27

Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Теләче авыл җирлеге Генераль планына үзгәрешләр кертү проекты буенча ачык тыңлаулар үткәрү буенча оештыру комитеты турында

 

 

           «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексы, Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Уставы, Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Советының 2019 елның 20 ноябрендәге «Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы» муниципаль берәмлегендә гавами тыңлауларны (җәмәгать фикер алышуларын) оештыру һәм уздыру тәртибе турындагы нигезләмәне раслау хакында»207 номерлы карары, Теләче муниципаль районы Башлыгының «Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Теләче авыл җирлегенең Генераль планына үзгәрешләр кертү проекты буенча гавами тыңлаулар уздыру турында» 2020 елның 31 августындагы 11 номерлы карары нигезендә,

           1.Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Теләче авыл җирлеге Генераль планына (алга таба-оештыру комитеты) үзгәрешләр кертү проекты буенча ачык тыңлаулар үткәрү буенча оештыру комитеты төзергә һәм аның составын киләсе тәртиптә расларга:

Хаҗипов Н.Н.

-

Теләче муниципаль районы Башлыгы, оештыру комитеты рәисе;

Мараков И.Р.

-

Теләче авыл җирлеге Башкарма комитеты Җитәкчесе, оештыру комитеты сәркатибе (килешү буенча);

Фәтхуллин А.Г.

-

Теләче муниципаль районы Башлыгы урынбасары, оештыру комитеты әгъзасы;

Хәмидуллин И.Х.

-

Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы, оештыру комитеты әгъзасы;

 

2. Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Теләче авыл җирлегенең Генераль планына үзгәрешләр кертү проекты буенча гавами тыңлаулар уздырганда гражданнарның тәкъдимнәрен исәпкә алу тәртибен һәм аның буенча фикер алышуда гражданнарның катнашу тәртибен, кушымта нигезендә расларга.

 

 

3. Оештыру комитетына Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Теләче авыл җирлеге Генераль планына үзгәрешләр кертү проекты буенча ачык тыңлаулар үткәргәндә кергән тәкъдимнәрне исәпкә алу, гомумиләштерү һәм карау йөкләнә.

 

 

 

 

 

Н.Н. Хаҗипов

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Теләче муниципаль районы

Башлыгының 2020 елның

 «___» _______ №___ номерлы

боерыгына кушымта

                                                                                                             

 

Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Теләче авыл җирлегенең Генераль планына үзгәрешләр кертү проекты буенча гавами тыңлаулар уздырганда гражданнар тәкъдимнәрен исәпкә алу һәм аның буенча фикер алышуда гражданнар катнашу тәртибе

 

1. Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Теләче авыл җирлеге Генераль планына үзгәрешләр кертү проекты буенча ачык тыңлаулар үткәрү турында тәкъдимнәр Теләче муниципаль районы Советына түбәндәге адрес буенча кертелә: Татарстан Республикасы, Теләче авылы, Ленин урамы, 46 йорт яки  факсимиль элемтә аша 8(84360) 21189, кушымта итеп бирелә торган үрнәк буенча төзәтмәләр таблицасы рәвешендә язма рәвештә:

 


т/п

Тәкъдимнәр
 кертү
инициаторы

Кертү
датасы

Абзац,
пункт,
өлеш,
статья

Проектның
тексты

Тәкъдим

тексты

Кертелгән тәкъдимнәрне
исәпкә алып проект тексты
 

Искәрмә

1

2    

3  

5  

6    

7     

8   

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

2. Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Теләче авыл җирлегенең Генераль планына үзгәрешләр кертү проекты буенча тәкъдимнәр Теләче муниципаль районы советына түбәндәге адрес буенча кертелә: 422080, Татарстан Республикасы, Теләче авылы, Ленин урамы,46 йорт авторның фамилиясен, исемен, атасының исемен, туган елын күрсәтеп, язма рәвештә.

3. Ачык тыңлауларда катнашу өчен гаризалар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 422080, Татарстан Республикасы, Теләче авылы, Ленин урамы, 46 йорт, почта аша ("генплан проекты турында фикер алышу" яки "гавами тыңлаулар" дигән тамга белән), шулай ук 8(84360) 21189 факс аша.

      4. Гражданнар тәкъдимнәре Теләче муниципаль районы Советы аппараты хезмәткәрләре тарафыннан теркәлә һәм карау өчен ачык тыңлаулар үткәрү буенча оештыру комитетына тапшырыла.

pdf
Скачать текст
PDF, 1.66 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International