Боерык № 30

Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районында  2021 елны Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан итү турында

 

Татарстан Республикасы Президентының 2020 елның 5 октябрендәге ПУ-653 номерлы Указын үтәү һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү, республиканың күпмилләтле халкы бердәмлеген ныгыту максатларында, иҗтимагый фикерне исәпкә алып,

 

 

1. 2021 елны Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районында Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы дип игълан итәргә.

2. Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Башкарма комитетына:

2.1. бер ай дәвамында Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын уздыру буенча оештыру комитеты төзергә һәм аның составын расларга;

2.2. ике ай дәвамында Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын уздыру буенча төп чаралар планын эшләргә һәм расларга.

3. Районның авыл җирлекләре башлыкларына Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында үз территорияләрендә чаралар үткәрүне тәкъдим итәргә.

4. Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына әзерләнүдә һәм уздыруда оешмаларга, предприятиеләргә, иҗтимагый берләшмәләргә актив катнашырга тәкъдим итәргә.

5. «Татмедиа» АҖ филиалына «Теләчеинформ» мәгълүмат үзәгенә (Хуҗин Л.Ю.) массакүләм мәгълүмат чараларында мәгълүматларны киң яктыртуны тәкъдим итәргә.

6. Әлеге боерык гамәлдәге законнар нигезендә үз көченә керә.

7.Әлеге боерыкның үтәлешен контрольдә тотуны Теләче муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе И. В. Мөбиновка йөкләргә.

 

 

Н.Н. Хаҗипов

pdf
Скачать текст
PDF, 770.7 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International