Боерык № 31

Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Башлыгының 2018 елның 12 апрелендәге 15 номерлы  «Теләче муниципаль районы бюджет өлкәсе хезмәткәрләренә хезмәт өчен түләү буенча бердәм тариф челтәре кагылмый торган Теләче муниципаль районы хезмәткәрләре хезмәте өчен түләү турында»  боерыгына үзгәрешләр кертү турында

 

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 5 августындагы «Бюджет даирәсе хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү буенча Бердәм тариф сеткасы таралмый торган бюджет даирәсе аерым оешмалары хезмәткәрләренең вазыйфаи окладларын арттыру турында»  655 номерлы карары нигезендә,

 

1. Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Башлыгының 2018 елның 12 апрелендәге 15 номерлы  «Теләче муниципаль районы бюджет өлкәсе хезмәткәрләренә хезмәт өчен түләү буенча бердәм тариф челтәре кагылмый торган Теләче муниципаль районы хезмәткәрләре хезмәте өчен түләү турында» боерыгының 1 пунктының 2 абзацын түбәндәге эчтәлектә бәян итәргә:

«- Теләче муниципаль районы бюджет даирәсе хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү буенча бердәм тариф челтәре таралмаган хезмәткәрләрнең вазыйфаи окладлары күләмнәре 11 498 сум тәшкил итә торган күләм белән исәпләнә.».

2. Әлеге боерык гамәлдәге законнар нигезендә үз көченә керә.

3. Әлеге боерыкның үтәлешен контрольдә тотуны Теләче муниципаль районы Советы аппараты Җитәкчесе И.В. Мөбиновка йөкләргә.

 

 

                                      Н.Н. Хаҗипов

pdf
Скачать текст
PDF, 678.3 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International