Боерык № 33

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Башлыгы каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия турында

 

 

Җирле үзидарә органнарының федераль башкарма хакимият органнары, аларның территориаль органнары, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары, татар телен гармонияле үстерү һәм саклау мәсьәләләре буенча иҗтимагый берләшмәләр белән үзара бәйләнешен оештыру, Татарстан Республикасы Президентының 2020 елның 6 июлендәге ПУ-384 номерлы Указын исәпкә алып, Теләче муниципаль районында башка телләр белән бәйләнештә куллану максатларында,

1. Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Башлыгы каршында комиссия төзергә.

2. Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Башлыгы каршындагы комиссия турында Нигезләмәне 1 номерлы кушымта нигезендә  һәм аның составын 2 номерлы кушымта нигезендә расларга.

3. Әлеге боерык гамәлдәге законнар нигезендә үз көченә керә.

 

 

                              Н.Н. Хаҗипов

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Теләче муниципаль районы

Башлыгы боерыгына

1 номерлы кушымта

«__» _______ 2020 ел № ____

.

 

 

Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Башлыгы каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия турында Нигезләмә

 

 

1. Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Башлыгы каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Комиссия турында Нигезләмә (алга таба - Комиссия) Теләче муниципаль районында татар телен саклау һәм үстерүне тәэмин итү чараларын эшләү максатларында булдырылган даими эшләүче консультатив орган булып тора.

2. Комиссия турында нигезләмә һәм аның составы Теләче муниципаль районы Башлыгы тарафыннан раслана.

3. Комиссия үз эшчәнлегендә Россия Федерациясе Конституциясенә, федераль конституция законнарына, федераль законнарга, Россия Федерациясенең башка норматив хокукый актларына, Татарстан Республикасының законнарына һәм башка норматив хокукый актларына, Теләче муниципаль районының норматив хокукый актларына, шулай ук әлеге Нигезләмәгә таяна.

4. Комиссиянең төп бурычлары:

Теләче муниципаль районының җирле үзидарә органнарының Теләче муниципаль районының башка җирле үзидарә органнары, авыл җирлекләре белән эшчәнлеген координацияләү һәм Теләче муниципаль районының җирле үзидарә органнарының федераль башкарма хакимият органнары, аларның территориаль органнары, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары белән татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча иҗтимагый берләшмәләр белән хезмәттәшлеген оештыру;

татар телен саклап калу һәм үстерүнең проблемалы мәсьәләләрен билгеләү һәм аларны хәл итүгә мөмкин булган алымнарны эшләү;

татар телен саклап калуга һәм аны үстерүгә юнәлдерелгән башлангычларны, иҗади теләк белдерүләрне хуплау, шул исәптән татар телендә үзенчәлекле кызыксыну тудыручы уникаль продуктлар эшләү, барыннан да элек яшьләр өчен.

тел аралашуы өлкәсендә норматив хокукый җайга салуны камилләштерү буенча тәкъдимнәр эшләү, шулай ук закон чыгару инициативаларын эксперт бәяләүдә катнашу;

татар телен өйрәнүнең кызыклылыгын арттыра торган, шул исәптән татар телен үзләштерүнең нәтиҗәлелеген арттыра торган мәгълүмати-коммуникатив технологияләрне үстерү буенча тәкъдимнәр әзерләү;

татар телен гармонияле үстерү буенча тәкъдимнәрне карау һәм аны башка телләр белән үзара бәйләнештә куллану;

сөйләм мәдәниятен һәм татар әдәби телен үстерү;

эшчәнлекләре татар телен һөнәри файдалануга бәйле булган тәрҗемәчеләр, педагоглар, мәдәният эшлеклеләре, фәнни кадрлар, белгечләр әзерләүне камилләштерү;

татар телендә нәшрият эшчәнлеген камилләштерү һәм аның продуктларының җәлеп итүчәнлеген арттыру;

татар теле турындагы белемнәрне популярлаштыруга ярдәм итү.

5. Комиссия үзенә йөкләнгән бурычларны хәл итү өчен түбәндәгеләргә хокуклы:

законнарда билгеләнгән тәртиптә Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарыннан, федераль башкарма хакимият органнарының Татарстан Республикасы буенча территориаль органнарыннан (алга таба - федераль башкарма хакимият органнарының территориаль органнары), Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең башка дәүләт органнарыннан, җирле үзидарә органнарыннан (алга таба - җирле үзидарә органнары), шулай ук иҗтимагый берләшмәләрдән, фәнни һәм башка оешмалардан комиссиянең компетенциясенә кагылышлы мәсьәләләр буенча материаллар һәм мәгълүмат соратып алырга;

үз утырышларына Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары, федераль башкарма хакимият органнарының территориаль органнары, башка дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары, шулай ук иҗтимагый берләшмәләр, фәнни һәм башка оешмалар вәкилләрен чакырырга;

билгеләнгән тәртиптә Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарына, федераль башкарма хакимият органнарының территориаль органнарына, башка дәүләт органнарына, җирле үзидарә органнарына Комиссия компетенциясенә кагылышлы мәсьәләләр буенча тәкъдимнәр кертергә;

кирәк булганда татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләрен хәл итү буенча тәкъдимнәр әзерләү өчен галимнәр һәм белгечләр арасыннан эшче һәм эксперт төркемнәре төзергә.

6. Комиссия составы Теләче муниципаль районының җирле үзидарә органнары, федераль башкарма хакимият органнарының территориаль органнары, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары, башка дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары, шулай ук иҗтимагый берләшмәләр, фәнни һәм башка оешмалар вәкилләреннән төзелә. Комиссия составына кирәк булганда башка затлар кертелергә мөмкин.

7. Комиссия составына комиссия рәисе, рәис урынбасары, секретаре һәм үз эшчәнлеген иҗтимагый башлангычларда гамәлгә ашыручы комиссия згъзалары керә.   

8. Комиссия эше белән җитәкчелек итә һәм аның утырышларын Комиссия рәисе үткәрә, ә ул булмаганда - Комиссия рәисе урынбасары.

9.  Комиссия секретаре:

Комиссия эше планы проектын әзерли, Комиссия әгъзаларының тәкъдимнәрен исәпкә алып, Комиссия утырышының көн тәртибен формалаштыра;

Комиссия утырышын уздыру урыны, вакыты һәм көн тәртибе турында комиссия әгъзаларына һәм башка кызыксынучы затларга мәгълүмат бирә, аларны кирәкле материаллар белән тәэмин итә;

Комиссия утырышларын әзерләү эшен оештыра;

Комиссия утырышларының беркетмәләрен алып бара;

Комиссия карарларының үтәлешен тикшереп тора.

Секретаре булмаган очракта, аның вазыйфалары Комиссия рәисе карары буенча Комиссия әгъзаларының берсенә йөкләнә.

10. Комиссия үз эшчәнлеген Комиссия рәисе раслаган эш планы нигезендә гамәлгә ашыра.

Комиссия әгъзалары эш планы, утырышның көн тәртибе буенча тәкъдимнәр кертәләр һәм Комиссия утырышына материаллар әзерләүдә катнашалар.

11. Комиссия утырышлары кирәк саен үткәрелә, ләкин елына кимендә ике тапкыр уздырыла.

12. Комиссия утырышы, әгәр анда әгъзаларының яртысыннан күбрәге катнашса, хокуклы дип санала.

13. Комиссия әгъзасы утырышта катнашмаган очракта, ул карала торган мәсьәләләр буенча үз фикерен язма рәвештә бәян итәргә хокуклы, ул Комиссия утырышы беркетмәсенә мәҗбүри рәвештә кушып бирелергә тиеш.

14. Комиссия карарлары гади күпчелек тавыш белән кабул ителә. Комиссия әгъзаларының тавышлары тигез булганда, утырышта рәислек итүченең тавышы хәлиткеч булып тора.

15. Комиссия карары беркетмә белән рәсмиләштерелә, ул Комиссия секретаре тарафыннан имзалана һәм Комиссия утырышында рәислек итүче тарафыннан раслана.

16. Комиссия эшчәнлеген оештыру һәм мәгълүмати тәэмин итү Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының гомуми бүлеге белән берлектә Теләче муниципаль районы Советы Аппараты тарафыннан гамәлгә ашырыла.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Теләче муниципаль районы

Башлыгы боерыгына

2 номерлы кушымта

«__» ________ 2020 ел № ____

 

 

Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Башлыгы каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия составы

 

Гыйниятуллин Д.С.

-

Район Башкарма комитеты Җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, комиссия рәисе;

Якупова Л.Х.

-

«Район Башкарма комитетының мәгариф бүлеге» начальнигының  укыту-методика эшләре буенча урынбасары, комиссия рәисе урынбасары;

Ситдикова А.Р.

-

Район Башкарма комитетының гомуми бүлек баш белгече-тәрҗемәче, комиссия секретаре;

Карпова Н.В.

-

«Район Башкарма комитетының мәгариф бүлеге»  начальнигы, комиссия әгъзасы;

Ихсанов Д.С.

 

Район Башкарма комитетының мәдәният бүлеге начальнигы, комиссия әгъзасы;

Хуҗин Л.Ю.

-

«Татмедиа» АҖ филиалы «Теләче» МҮ директоры (килешү буенча), комиссия әгъзасы;

Емельянов Ю.И.

-

Район Башкарма комитетының юридик бүлеге начальнигы, комиссия әгъзасы;

Дәүлиева Р.М.

-

«Җирлекара китапханә» МБУ директоры, комиссия әгъзасы;

Дәүләтшина А.Н.

-

«Теләче 1 номерлы балалар бакчасы» МБМББУ мөдире, Бөтендөнья татар конгрессы регионара иҗтимагый оешмасы вәкиле, комиссия әгъзасы;

Ибраһимова З.В.

-

«Теләче муниципаль районының район мәдәният йорты» МБУ методисты, «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы вәкиле, комиссия әгъзасы;

Имамиева Ф.М.

-

«Теләче туган якны өйрәнү музее» МБМУ директоры, комиссия әгъзасы;;

Фәтхрахманова Д.Г.

-

«Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБББУ директорының милли мәгариф мәсьәләләре буенча урынбасары, комиссия әгъзасы

Фәләхиев И. Ю.

-

Теләче муниципаль районының имам-мөхтәсибе, Төньяк регионның баш казые (Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Саба, Теләче муниципаль районнары), комиссия әгъзасы;

Зәйнуллина Р.Х.

-

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары РМБ җитәкчесе, комиссия әгъзасы;

Зигангараева Х.М.

-

«Район Башкарма комитетының мәгариф бүлеге» МКУ милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча методисты, комиссия әгъзасы.

 

pdf
Скачать текст
PDF, 3.30 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International