Боерык № 40

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Теләче муниципаль районы җирле үзидарә органнарында, биләве коррупция куркынычлары белән бәйле булган, муниципаль хезмәт вазыйфалары исемлегенә үзгәрешләр кертү турында

       

        «Коррупциягә каршы тору турында» 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль законның 12, 13.3 статьяларына һәм Россия Федерациясе Президентының «Коррупциягә каршы тору турында «Федераль законның аерым нигезләмәләрен тормышка ашыру чаралары хакында» 2010 елның 21 июлендәге 925 номерлы Указының 4 пункты,Теләче муниципаль районы Советының 2016 елның 22 апрелендәге 45 номерлы карары белән расланган  «Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районында муниципаль вазыйфаларны биләүне дәгъвалаучы гражданнар тарафыннан керемнәр, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләр тапшыру, шулай ук Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районында муниципаль вазыйфаларны биләүче затлар тарафыннан керемнәр, чыгымнар, мөлкәт турында һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр хакында белешмәләр тапшыру турында нигезләмә»,Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының 2014 елның 27 декабрендәге 545 номерлы (Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы башкарма комитетының  30.12.2015  № 632;  23.05.2016   № 497,  28.08.2018  № 562;   12.11.2018 № 716,  29.12.2018 № 884;  21.10.2019 № 586;  28.08.2020 №390 карарлары редакциясендә)   карары белән расланган «2015-2023 елларга Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру» муниципаль программасы нигезендә,

        1.Теләче муниципаль районы җирле үзидарә органнарында, биләве коррупция куркынычлары белән бәйле булган, муниципаль хезмәт вазыйфалары Исемлеген расларга, кушымта нигезендә.

        2.Теләче муниципаль районы Башлыгының  2019 елның 13 ноябрендәге 54 номерлы «Теләче муниципаль районыҗирле үзидарә органнарында, биләве коррупция куркынычлары белән бәйле булган,  муниципаль вазыйфалар һәм муниципаль хезмәт вазыйфалары исемлегенә үзгәрешләр кертү турында» карары 2021 елның 1 гыйнварыннан үз көчен югалта дип танырга.

        3.Әлеге боерыкның үтәлешен контрольдә тотуны Теләче муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе И. В. Мөбиновага йөкләргә.

 

Н.Н. Хаҗипов

 

Татарстан Республикасы

Теләче муниципаль районы

Башлыгының               

«    »_________ ____ел № __ 

боерыгына кушымта

 

Теләче муниципаль районының, биләве коррупция куркынычлары белән бәйле булган,муниципаль вазыйфалар һәм  муниципаль хезмәт вазыйфалары Исемлеге

 

 

Теләче муниципаль районы Советы:

 

1. Теләче муниципаль районы Башлыгы

2.Теләче муниципаль районы Башлыгы урынбасары;

3.Район Советы аппараты җитәкчесе;

4.Район Советының оештыру бүлеге начальнигы;

5.Коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча район Башлыгы ярдәмчесе.

 

Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты:

 

1.Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе;

2.Башкарма комитет Җитәкчесенең территориаль үсеш һәм инвестиция эшчәнлеге буенча урынбасары;

3.Башкарма комитет Җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары;

4. Башкарма комитет Җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары;

5.Район Башкарма комитеты эшләре идарәчесе;

6.Инфраструктур үсеш бүлеге начальнигы;

7.Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы;

8.Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы;

9.Бухгалтер исәбе һәм хисаплылык бүлеге начальнигы;

10.Юридик бүлек начальнигы;

11.Архив бүлеге начальнигы;

12.Мәдәният бүлеге начальнигы;

13. Муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алуны җайга салу 

бүлеге начальнигы;

14. Район Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре Палатасы рәисе;

15. Район Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре Палатасы баш белгече;

16. Район Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре Палатасы баш белгече;

17.Кадрлар эше һәм муниципаль хезмәт секторы мөдире;

18.Опека һәм попечительлек секторының баш белгече;

19.Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең баш белгече;

20.Административ комиссиянең баш белгече.

 

 

 

МКУ «Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге»

1.Начальник;

2.Начальник урынбасары.

 

 

 

Теләче муниципаль районының контроль-хисап палатасы:

 

1.Рәис.

 

 

 

Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының Финанс-бюджет палатасы:

 

1.Рәис;

2.Рәис урынбасары;

3.Исәп һәм хисап бүлеге начальнигы.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 1.66 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International