(IV чакырылыш)
егерме җиденче утырыш
КАРАРЫ
Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Олы Мәтәскә авыл җирлегенең Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында
Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 9, 20, 21 статьялары, «Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 06 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, 2023 елның 28 августындагы «Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының Олы Мәтәскә авыл җирлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү» проекты буенча беркетмә һәм гавами тыңлаулар бәяләмәсе нигезендә, Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының 2022 елның 27 октябрендәге 2766-и номерлы хатын карап, Теләче муниципаль район Советы карар итте:
1. Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Олы Мәтәскә авыл җирлегенең Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә үзгәрешләр кертүне кушымта нигезендә расларга.
2. Әлеге карарны гамәлдәге законнар нигезендә бастырып чыгарырга һәм расланган документны Россия Федерациясенең Территориаль планлаштыруның Федераль дәүләт мәгълүмат системасында урнаштырырга.
3. Әлеге карар гамәлдәге законнар нигезендә үз көченә керә.
Теләче муниципаль
районы Башлыгы Н.Н. Хаҗипов