(IV чакырылыш)
егерме җиденче утырыш
КАРАРЫ
Теләче муниципаль районы территориясендә урнашкан авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне мониторинглау һәм алардан файдалануны анализлау буенча ведомствоара комиссия турында
1. Теләче муниципаль районы территориясендә урнашкан авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән файдалануны мониторинглау һәм анализлау буенча ведомствоара комиссия (алга таба - комиссия) төзергә һәм составны түбәндәге тәртиптә расларга:
Фәтхуллин А. Г. |
– |
Теләче муниципаль районы Башлыгы урынбасары, комиссия рәисе; |
Трофимов Р. Ю. |
– |
Теләче муниципаль районы Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе, комиссия рәисе урынбасары; |
Хәсәнова Г.Г. |
– |
Теләче муниципаль районы Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы секторы мөдире, комиссия секретаре; |
Галиәхмәтов И.В. |
– |
Теләче районы "Россельхозцентр" ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалының РАБ һәм РБ башлыгы (килешү буенча); |
Низаметдинов Р. Х. |
– |
Теләче муниципаль районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы (килешү буенча); |
Зарипов И. С. |
– |
Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча бүлеге башлыгы (килешү буенча); |
Исмәгыйлев Р.Х. |
– |
Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең дәүләт инспекторы (килешү буенча); |
Латыйпов И.И. |
– |
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе Саба территориаль ветеринария иминлеге һәм дәүләт күзәтчелеге бүлеге башлыгы (килешү буенча); |
Емельянов Ю.И. |
- |
Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының юридик бүлек җитәкчесе; |
Гарипов И.Г. |
- |
“Теләче районы дәүләт ветеринария берләшмәсе” дәүләт бюджет учреждениесе җитәкчесе (килешү буенча) |
Территорияләрендә җир кишәрлеге булган авыл җирлекләре башлыклары (килешү буенча). |
2. Комиссиягә 9 нчы октябрьгә кадәр Теләче муниципаль районы составына керүче авыл җирлекләре буенча бүлү белән эшләү графигын төзергә һәм авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән файдалануга мониторинг үткәрергә. Эш йомгаклары буенча авыл хуҗалыгы җирләреннән максатчан файдалануга анализ ясарга. Сосновский балтырганы белән чүпләнгән урыннар булу яки булмау.
3. Хуҗалары җирләрне эшкәртү буенча хисаплар биргән (субсидияләр алучылар булып тора) авыл хуҗалыгы җирләренең беренче дәрәҗәдәге мониторингы үткәрелергә тиешлеген билгеләргә.
4. Комиссиягә гамәлдәге законнар нигезендә эш башкарырга.
Теләче муниципаль
районы башлыгы Н.Н. Хаҗипов