«Дулкыннар» республика конкурсы.

Республика күләм «Дулкыннар» бәйгесе Татарстанның  халык шагыйре, күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, Татарстан  Республикасының  Г.Тукай исемендәге Дәүләт  премиясе лауреаты, Татарстанның М.Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты Разил  Исмәгыйль улы Вәлиевнең тормыш һәм иҗат юлына багышлана. 15 нче март көнне бәйгенең Республика сайлап алу туры Татарстан халыклары Дуслык йортында үтте. Баландыш  төп мәктәбе укучылары  Гайнетдинова Назлыгөл, Шакирова Алисә, Сафина Альбина, Мөхәммәтшин Фәрит нәфис сүз  ( җитәкчеләре Зәйнуллина Р.Х , Загидуллина А.Н) , Галләмов Мурат  вокал  номинациясендә  катнаштылар. Галләмов  Мурат (җитәкчесе Сафина А.Ә) урта төркемдә вокал номинациясендә җиңеп 17 нче мартта Гала-концертта  катнашачак. Аңа уңышлар телибез.

Соңгы яңарту: 2017 елның 17 марты, 08:57

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International