Укытучылар коне белэн.

3 нче октябрь - Олы Мишә урта мәктәбендә укытучылар көненә багышланды. Иртәдән укучылар укытучыларын бәйрәм белән тәбрикләделәр. Атналык линейка шулай ук укытучыларга багышланды. Дәресләрне укучылар үзидарәсе алып барды. Укытучылар көне”Рәхмәт Сезгә, Укытучым! ” исемле әдәби музыкаль монтаж белән дәвам итте.Һәр сыйныф, җыр-биюләр аша, укытучыларын бәйрәм белән тәбрикләделәр, рәхмәтләрен белдерделәр. Ветеран укытучыларыбызның бәйрәмдә катнашуы кичәбезгә тагы да ямь өстәде. Мәктәбебезнең укытучылары “Укытучылар көнен” чын мәгънәсендә бәйрәм хисе белән уздырдылар.

 

Соңгы яңарту: 2016 елның 4 октябре, 14:06

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International