"Салют сиңа Муса Җәлил"

14 февраль көнне Казаклар авылы китапханәсендә  татар шагыйре, Советлар Союзы  Герое Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан «Салют сиңа Муса Җәлил» дип исемләнгән кичә үткәрелде. Кичә барышында  балалар шагыйрьнең тормыш юлына  багышланган презентация карадылар, иҗатына багышланган КВН үткәрелде. Әлеге бәйгедә “Соры бүре” һәм “Ала песи” командалары үзара көч сынаштылар. Шулай ук аның танылган шигырь, җырлары яңгырады. Укучыларны бигрәк тә шагыйрьнең батыр һәм иҗатка гашыйк булуы җәлеп итте. Укучылар белән бу очрашу моңсу булса да, һәр катнашучы өчен ул файдалы булды.
 

Соңгы яңарту: 2016 елның 19 феврале, 08:41

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International