Мәдәният хезмәткәрләренең киңәшмәсе узды.

8 сентябрь көнне Алан авылы мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләренең киңәшмәсе узды. Киңәшмә мәдәният йорты каршында төзелгән ял паркында башланып китте.  Биредә кул эшләреннән торган күргәзмә оештырылган иде. Семинарның пленар өлеше Алан мәдәният йортында узды. Биредә район мәдәният бүлеге җитәкче Даут Ихсанов, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Мирсәетов чыгыш ясады.  Шулай ук ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Фәния Хәсәнова тарафыннан мастер-класс үткәрелде. Соңыннан, мәдәният йортлары каршындагы чәчәклекләр конкурсына нәтиҗә ясалып, алдынгыларга бүләкләр, мактау грамоталары тапшырылды.

 

 


Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 11:17

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International