Халык җыены

2018 елның  3 февралендә  Иске Җөри авылы мәдәният йортында Иске Җөри авыл җирлеге Советының 2017 елда эшләгән эшләре турында отчет  җыелышы булды. Җыелышта Теләче муниципаль районы башлыгы Зарипов Ильдус Фатихович, Теләче районы  оешма  җитәкчеләре  катнашты.  Алан авыл җирлегенең 2017 елда эшләгән эшләре турында  авыл җирлеге башлыгы  Мараков Р.Р. чыгыш ясады һәм алда торган  бурычлар белән таныштырды. Шулай ук  авыл җирлеге территориясендә урнашкан оешма җитәкчеләренең чыгышлары тыңланды. Соңыннан Теләче районы башлыгы И.Ф.Зарипов чыгыш ясады, авыл җирлегендә башкарылган эшләргә уңай бәя бирде. 


  

Соңгы яңарту: 2018 елның 7 феврале, 13:41

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International