Халык җыены

2019 елның 7  декабрендә Иске Җөри авыл җирлегендә Иске Җөри, Олы Тиләҗе, Кара-Ширмә, Өремширмә, Яңа Җөри авылларында 2020 елда үзара салым кертү һәм җирле мәсьәләләрне хәл итү өчен гражданнарның үзара салым акчаларын куллану мәсьәләсе буенча җыеннар булып узды. Җыенда Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Хамидуллин И.Х., Иске Җөри авыл җирлеге башлыгы Мараков Р.Р катнашты.

       Үзара салым кертү турындагы карар ачык тавыш бирү юлы белән үткәрелде. Җыенда торак пунктта яшәүчеләрнең яртысыннан артыгы катнашты. Бертавыштан 2020 елда гражданнарның үзара салымын кертү һәм алынган акчаларны җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүгә куллану турында Карар кабул ителде.

  

Соңгы яңарту: 2019 елның 9 декабре, 14:25

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International