Олы Нырсы авыл җирлегендә халык җыены
2015 елның 24 январендә Олы Нырсы авылы мәдәният йортында Олы Нырсы авыл җирлеге Советының 2015 елда эшләгән эшләре турында отчет җыелышы булды. Җыелышта Теләче муниципаль районы башлыгы Зарипов Ильдус Фатихович; Теләче районы оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Олы Нырсы авыл җирлегенең 2015 елда эшләгән эшләре турында авыл җирлеге башлыгы Гиниев Р.Г. чыгыш ясады һәм алда торган бурычлар белән таныштырды. Шулай ук авыл җирлеге территориясендә урнашкан оешма җитәкчеләренең чыгышлары тыңланды. Соңыннан Теләче районы башлыгы И.Ф.Зарипов чыгыш ясады, авыл җирлегендә башкарылган эшләргә уңай бәя бирде.
Соңгы яңарту: 2016 елның 25 гыйнвары, 10:47