2019 нчы елның 24 нче январендә Баландыш авылы мәдәният йортында Баландыш авыл җирлеге Советының 2018 елда эшләгән эшләре турында отчет җыелышы булды. Җыелышта Теләче муниципаль районы башлыгы Зарипов Ильдус Фатихович, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Кантюков Р.А. ярдәмчесе Минкина Г.Т., Теләче районы оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Баландыш авыл җирлегенең 2018 елда эшләгән эшләре турында авыл җирлеге башлыгы Р.Ш.Мухаметшин чыгыш ясады һәм алда торган бурычлар белән таныштырды. Шулай ук авыл җирлеге территориясендә урнашкан оешма җитәкчеләренең чыгышлары тыңланды. Соңыннан Теләче муниципаль районы башлыгы И.Ф.Зарипов чыгыш ясады, авыл җирлегендә башкарылган эшләргә уңай бәя бирде.
Соңгы яңарту: 2019 елның 24 гыйнвары, 16:19