Авыл җыены.

2017  нче елның 16 январендә Олы Мишә авыл жирлегенең авыл җыены булып узды. Җыенда Теләче муниципаль районы башлыгы Зарипов И.Ф., район җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары катнашты. Авыл җирлеге башлыгы Г.А.Маннапов авыл җирлегенең усеше, ирешкән эшләре, киләчәккә планнары белэн таныштырды. Шулай ук, Олы Мишә мәктәбе директоры Сафин А.С. , Олы Мишә балалар бакчасы мөдире Миннебаева Д.Р., Фельдшер – акушерлык пункты  мөдире Яруллина А.Р., һәм башкаларның чыгышлары тыңлап утелде. Соңыннан, Теләче районы башлыгы Зарипов И.Ф. Теләче районында башкарылган эшләр, киләчәккә планнарын әйтеп узды. Авыл җирлегенең үсешенә үз өлешләрен керткән авыл активларына рәхмәт хаты һәм бүләкләр бирелде.

Соңгы яңарту: 2017 елның 17 гыйнвары, 08:40

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International