Халык җыены.

   

2017 елның 18 январендә Олы Мәтәскә авылы мәдәният йортында Олы Мәтәскә авыл җирлеге Советының 2016 елда эшләгән эшләре турында отчет җыелышы булды. Җыелышта Теләче муниципаль районы башлыгы урынбасары Фәтхуллин Айрат Гилван улы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатыСадыйкова Разия Габделәхәтовна; Теләче районы оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Олы Мәтәскә авыл җирлегенең 2016 елда эшләгән эшләре авыл турында башлыгы җирлеге Валиуллин М.А. һәм чыгыш ясады алда торган бурычлар белән таныштырды. Шулай ук авыл җирлеге территориясендә урнашкан оешма җитәкчеләренең чыгышлары тыңланды. Соңыннан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатыСадыйкова Разия Габделәхәтовна һәм Теләче районы муниципаль район башлыгы урынбасары Фәтхуллин Айрат Гилван улы чыгыш ясадылар. Җитәкчеләребез халыкны Республика һәм район яңалыклары белән таныштырдылар, киләчәккә планнарын әйтеп уздылар, авыл халкының борчыган сорауларына җаваплар бирделәр. Олы Мәтәскә авыл җирлегендә башкарылган эшләргә уңай бәя бирелде. Авыл җирлегенең үсешенә үз өлешләрен керткән авыл активларына рәхмәт хаты һәм бүләкләр бирелде.


 

 

  

   

Соңгы яңарту: 2017 елның 19 гыйнвары, 11:11

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International