Кем куллары өйне, җирне ямьли
Изгелеге үлчәү тапкысыз?
Ул, әлбәттә яшәү чыганагы,
Тормыш яме – гүзәл, хатын – кыз!
Районыбызда бүгенге көндә алны – ялны белмичә намус белән хезмәт итүче чын хезмәт кешеләре арасында хөрмәткә лаек гүзәл затларыбыз да бар. Алай гына да түгел, хатын – кызларыбыз барлык эш – мәшәкатьләрдән тыш йөзек кашы күк сәхнә бизәге булырга, иҗатка да вакыт табалар. 7 – март көнне район мәдәният йортында узган “ Дөньянын бөтен барлыгы хатын – кызларда” , дип исемләнгән бәйге шунын ачык мисалы булды. Төрле номинацияләрдә көч сынашып
Найлэ Галимзянова – « Иң сөйкемле» ;
Руфия Муллахметова – «Тамашачылар мәхәббәтен яулаучы»;
Алсу Жиханшина – « Иң тапкыр»;
Алена Шамсиева – « Иң оста хуҗабикә»;
Зилэ Баева – «Иң талантлы»;
Лилия Нэжметдинова – «Замана хатын-кызы» исемнәренә лаек булдылар. Бәйрәм кичәсе барлык тамашачыларга күтәренке кәеф бүләк итте.

Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 12:47