Йолдызлык -2015.

    Һәр елның март айларында балаларның иң яраткан, күңел биреп катнаша торган “Созвездие –Йолдызлык” фестивале булып килә. Быел да ул 15 тапкыр уздырылды. Район турыннан узган укучылар, зона һәм республика турларына үтеп баралар.   Олы Мәтәскә урта мәктәбенең   5 сыйныф укучысы Данис Нигматзянов  23-24 март  көннәрендә Бөектау районының зона турын үтеп 13апрель  көнне Казан шәһәренең “  Уникс “ концертлар залында  ярымфиналда катнашып кайтты.  Җитәкчесе Нигматзянов Булат Магсумович. “ Вокал – соло” наминациясендә катнашып диплом, значок, рюкзак , футболка һәм “ Ривьера” аквапаркына  билет  белән бүләкләнде.

Уңышлар сиңа Данис!

 

  

Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 13:08

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International