Өченче буын” спартакиадасы

7 ноябрь көнне “Батыр” спорт комплексында “Өченче буын” пенсионерларның спартакиадасы узды.  Безнең  авыл җирлегенең  командасыда бик актив катнашты. Ярышлар спортның җиде төре – кул көрәше,  таяк, аркан тарту, гер күтәрү, ераклыкка сикерү,  өстәл теннисы, кызыклы эстафета буенча барды. Безнең ветераннар командасыда  Мактау грамотасына лаек булды.  Чарада муниципаль район башлыгы урынбасары  Айрат Фәтхуллин, районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илдар Гыйниятуллин, ветераннар советы рәисе Мансур Газизов катнашты.      Көне буена сузылган спартакиада дан өлкәннәребез күтәренке күңел белән таралышты.

   

Соңгы яңарту: 2017 елның 8 ноябре, 15:49

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International