“Изге йортта” өмәләр уздырыла.

Әгәр халыкның мәдәниятен беләсең килсә, аның зиратына барып кара, дигән борынгылар. Зиратлар- адәм баласының мәңгелек һәм изге йорты, зиратлар аша авылның тарихын, күренекле шәхесләрен ачыкларга мөмкин. Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел, дигән гыйбарәне еш кабатлыйбыз. Үлгәннәрнең каберен бел, дигәндә, билгеле, зиратларны  карап-чистартып, тиешле тәртиптә тоту кирәклеге  искәртелә. Шуны истә тотып Алан авыл җирлегендә һәр елны яз-көз айларында “изге йортта” өмәләр уздырыла. Кемдер  зиратны чистарта, кабер ташларындагы язуларны яңарта, чардуган, коймаларын буйый. Җирлегебездә ,шөкер, изге күңелле кешеләр күп яши. Әле күптән түгел генә Алан авылы зиратында шоп-шома нарат агачыннан  матур итеп эшләнгән зират йорты  калыкты. Бу йортны Алан авылында яшәүче Гильманов Нурислам Габдрахман улы эшләтте. Аның шушы изге гамәле бакыйлыкка күчкәннәрнең  рухларын шатландырсын, ә үзенә шушы изге гамәленең савабын бирсен иде.


 


Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 11:05

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International