яктылык кайтаручы тасмалар

Республикада балалар катнашында төрле юл һәлакәтләре булып тора. Балаларның иминлеген саклау максатыннан, Олы Мишә урта мәктәбенең  барлык укучыларына яктылык кайтаручы тасмалар һәм тамгалар булдырырга киңәш ителде. Хезмәт дәресләрендә пластик шешәләрдән, яктылык кайтаручы кәгазьдән беләзекләр ясалды. Сыйныф сәгатьләрендә яктылык кайтаручы тасмалар һәм тамгаларның әһәмияте турында әнгәмәләр  үткәрелде.

Соңгы яңарту: 2016 елның 26 сентябре, 09:44

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International