Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре көне уңаеннан «Маяк» кафесында зур тантана узды.

 


11 ноябрь көнне 18. 00 сәгатьтә эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре көне уңаеннан «Маяк» кафесында Теләче районы башлыгы Зарипов И.Ф. һәм район прокуроры Сугатуллин Р.Ф., судьялар Гарипов А.Х., Сунгатуллина Г.Ф. һәм эчке эшлр бүлеге ветераннары, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган эчке эшләр бүлеге  пенсионерлары катнашында зур тантана узды. Бу бәйрәм төрле концерт номерлары белән бәйләнеп барды. Зур дәрәҗәгә ирешкән уңышлары өчен аерым хезмәткәрләргә Теләче районы башлыгы Илдус Фатихович Зариповның рәхмәт хатлары, мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.


Соңгы яңарту: 2014 елның 13 ноябре, 08:00

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International