Юбилей медальләре тапшырылды.


Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлашу уңаеннан 27 март көнне Үзәк һәм Сауш урта мәктәбләрендә ветераннарга медаль тапшыру тантанасы үткәрелде.Муниципаль район Советы Аппараты җитәкчесе Мөбинов Илдар Вакыйф улы  ветераннарга Бөек Җиңүнең 70 еллыгы медальләрен тапшырды. Шулай ук котлау сүзләрен Теләче районы  ветераннар советы җитәкчесе Газизов М.М.,   халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Галимова Ф.М. һәм Үзәк авыл җирлеге башлыгы Котников В.Н. җиткерде. Укытучылар һәм  укучылар ветераннарга   әзерләгән концерт тамашасын күрсәттеләр. Концертны оештыручыларга һәм катнашучыларга рәхмәт сүзләрен  тыл ветераны Архипов Василий Максим улы әйтеп узды.

 


 


  


  





Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 12:54

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International