1 апрель көнне Олы Мәтәскә авыл җирлегенең Лесной бистәсендә волейбол ярышлары булып узды. Ярышта барлыгы 8 команда катнашты.
Уен бик оешкан төстә барды. Ярышта катнашучылар бушлай кайнар ризык белән тукландылар. Лесной авылы яшьләре бу уеннарда бик актив катнаштылар. Кубокны үз кулларыннан ычкындырмадылар. Бу ярышларның иганәчесе Лесной бистәсенен участок лесничие Сагдеев Алмаз Накипович. Җиңүче командылар мактау грамотасы һәм медаль белән бүләкләнделәр. Урыннар түбәндәгечә булды:
1 урын -Лесной-1.
2 урын-Узәк.
3 урын-Райгаз.
Соңгы яңарту: 2018 елның 3 апреле, 14:24