Теләче җирлекара китапханәсе

Оешма исеме

Теләче җирлекара китапханәсе

Муниципаль район

Теләче районы

Шәһәр/Бистә

Теләче авылы

Тулы адрес

422080, РТ, Теләче районы, Теләче авылы, Белова урамы, 5 йорт

Телефон

8(860)2-18-13

Факс

8(860)2-18-13

E-mail

Tulaychibib08@mail.ruTul.CB@tatar.ru

Эш графигы (төшке тәнәфес күрсәтеп)

Укучылар өчен эш графигы: дүшәмбе 8.00-16.00 сәгатьләрдә, төшке ял

12.00-13.00; сишәмбе-җомга 8.00-19.00, төшке ялсыз; шимбә 9.00-15.00 сәгатьтә,

 төшке ялсыз; якшәмбе – ял.

Балалар китапханәсенең китап укучылар өчен эш графигы: дүшәмбе 8.00-16.00

сәгатьләрдә, төшке ял 12.00-13.00; сишәмбе-җомга 8.00 - 17.00 сәгатьтә,

төшке ялсыз; шимбә 9.00-15.00 сәгатьтә, төшке ялсыз; якшәмбе - ял.

Кыскача тарих

 Беренче китапханә 1935 елда ачыла. Аның беренче мөдире Салихова Зөлфия

Газиз кызы була. Ул анда 1965 елга кадәр эшли.

 1959 елда Теләчедә яңа китапханә бинасы төзелә башлый һәм 1965 елда

сафка баса. Ул 2001 елга кадәр халыкка хезмәт итә.

1965 елдан китапханә мөдире итеп Шакурова Корбанбикә Хасият кызы билгеләнә,

1987-1990 елларда Шарифуллина Гөлсинә Галиәхмәт кызы эшли.

1991 елда Теләче районы оештырылгач, Теләче зона китапханәсе Теләче район

Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре үзәгенә әйләнә. Ул чорда директор

вазыйфасын Әлмөхәммәтова Әлфия башкара, ә 1993-1996 елларда-Белалова

Әлфия Шәйхулла кызы җитәкли. 1996 елдан Теләче районы

китапханәләр челтәрен, Татарстан Республикасының атказанган

мәдәният хезмәткәре Давлиева Ризидә Миңлехан кызы җитәкчелек итә.

1997 нче елның 11 мартында Теләче районы хакимият

башлыгы тарафыннан Үзәк балалар китапханәсен ачу

турындагы карарга кул куела.

Ул Теләче районы үзәгендә урнашкан үзәк китапханә бинасында ачыла.

Балалар китапханәсенең беренче җитәкчесе итеп Мөхетдинова

Алсу Илгизәр кызы билгеләнә. Аннан тыш китапханәгә библиограф

һәм китапханәче штатлары бирелә. Балалар китапханәсенең

 беренче библиографы булып Шәяхмәтова Г.Г., китапханәчесе:

Зиланова Л.С. билгеләнә. 1999 нчы елда балалар китапханәсенә яңа

 җитәкчесе Фатихова Елена Геннадьевна булса, 2002 нче елда

китапханәгә балалар эше буенча директор урынбасары

 булып Бочкарева Вера Петровна билгеләнә. 2003 нче елдан бүгенге

көнгә кадәр район балалар китапханәсе мөдире вазыйфасын

Закирова Любовь Михаиловна башкара.

2001 нче елда район Үзәк китапханәсе яңа мәдәният йортының икенче

катына урнаша.

2011 елдан китапханә - Теләче җирлекара китапханәләре дип үзгәртелә.

 

Оешма эшчәнлеге турында

Теләче җирлекара китапханәләр системасына 24 китапханә керә: 1 үзәк,

1 балалар китапханәсе, 22 авыл китапханәсе, 38 китап бирү пунктлары эшли.

 Китапханәләрдә 35 хезмәткәр исәпләнә.  Аларның югары

белемлесе 23 (шул исәптән 14е китапханә белемле), махсус урта  

белемлесе– 20 хезмәткәр (шул исәптән китапханә белемле – 18 кеше), 1 хезмәткәр

Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә ия.

Бердәм китап фонды 2020 елның 1 гыйнварына 219570 данә тәшкил итә,

 китап укучыларның гомуми саны – 10041, халыкны китапханә белән тәэмин итү

71.6%, китап бирү 219050 данә тәшкил итә.

Теләче үзәк китапханәсе китапханәләре 60 исемдә газета - журнал ала.

Китапханә ул – чын гыйлем хәзинәсе, тарих һәм мәдәният

мирасханәсе, халыкның ышанычлы хәтере. Шушы мирасны халкыбызга

җиткерүдә китапханәләребез күп эш башкара.

Бүгенге вәзгыят һәр яңалыкны тотып алып, яңа эш алымнарын

кулланып эшләгәндә генә китапханәгә укучыларны күпләп җәлеп

итеп була. Китапханә ул төп информацион үзәк булып тора.

Биредә илдә булган үзгәрешләр, сәяси вакыйгалар даими

яктыртылып тора.  Районыбызның “Теләче хәбәрләре”

газетасы белән китапханә тыгыз элемтәдә эшли. Шулай

ук районның информацион сайтында һәм китапханә сайтында

 барлык эшләр үз урынын таба торалар.

 Теләче китапханәсендә 27 меңнән артык китап: матур әдәбият,

фәнни – популяр һәм туган якка кагылышлы, классик һәм

бүгенге заман әдәбияты, шигърият, сәнгать буенча әдәбият,

фантастик һәм маҗаралы әдәбиятләр урын алган.

Китапханәбездә интернет ресурсларыннан бушлай

файдалану һ.б. күп мөмкинлекләр бар.

Татар матбугатын пропагандалау максатыннан (Безнең мирас,

Казан утлары, Мәдәни җомга, Мәйдан, Сөембикә,

Идел һ.б.) газета-журналларга күзәтү атналары уздырыла.

 

Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай “Укып барган һәрбер

юлым, һәрбер сүзем була минем юл күрсәтүче

йолдызым”, дип язып калдырган. Чынлап та, китаплар юл

күрсәтүче йолдыз кебек бит, яхшыны яманнан, дөреслекне

ялганнан аерырга, уйланырга, нәтиҗә ясарга өйрәтәләр.

 Ел дәвамында бик күп язучыларның юбилейлары булып

узды. Китап күргәзмәлекләре оештырылып,  юбилярларның

биографияләре язып куелды,  китаплары куелды, тәкъдим

исемлекләре төзелде, оешмаларга информацияләр бирелде. 

          Китап яшәргә, фикер йөртергә өйрәтә, сердәшче, киңәшче,

рухи таяныч ул. Борынгылар: “Беләге көчле – берне егар, белеме

тирән – меңне егар”, - дип юкка гына әйтмәгәннәр. Без,

китапханәчеләр, яраткан укучыларыбызга холык – фигыленә туры килә торган,

укый башлагач, дөньяларны оныттыра торган китапны сайлап бирә

алуыбызга куанабыз.

Методик һәм библиографик бүлекнең төп юнәлешләре

булып район китапханәчеләренең белемен күтәрү, һөнәри

осталыкларын камилләштерү, республика китапханәчеләренең

алдынгы эш тәҗрибәсен өйрәнү һәм көндәлек эшкә кертү, авыл

китапханәчеләренең, үзәк китапханә бүлекләренең эшенә анализ ясап, аларга

 практик ярдәм, консультацияләр күрсәтү, семинар киңәшмәләр

оештыру тора.

2003 елдан үзәк китапханәне компьютерлаштыру башланды,

бердәм китап фонды, электрон каталоглар кертелә башлады. 

Китапханәдә «Консультант-Плюс» мәгълүмат базасы даими эшли.

 24 китапханә компьютер белән җиһазландырылган, шуларның 21е- интернет

челтәренә тоташтырылган.

Китапханәбез төрле республика һәм район конкурсларында катнашып

түбәндәге бүләкләргә ия булды:

 - "Иҗади эзләнү" конкурсы җиңүчесе дипломы (2004);

- Татар классигы Гаяз Исхакыйның тууына 130 ел тулуга багышланган

"Югалмас мирас эзеннән" дип исемләнгән республика конкурсында катнашып

Диплом белән бүләкләнде;

- «Объективта: укый торган яшьләр» дип исемләнгән яшь фоторәссамнар

конкурсында I турны яхшы оештырган өчен Рәхмәт хаты (2009);

- "Здоровый образ жизни -ул стильно" дип исемләнгән Республика конкурсында

актив катнашканы өчен Рәхмәт хаты (2011);

- "Сәламәт булу-шәп» республика плакаты конкурсында - яшьләрне актив

катнашуга җәлеп иткән өчен Рәхмәт хаты (2012);

 2012 елдан китапханә сукырлар һәм начар күрүчеләр белән актив эш алып бара.

Алар өчен Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр китапханәсеннән

 аудио әдәбиятлар алып кайтыла.

 Үзәк китапханәдә яшь буынга патриотик тәрбия бирүгә дә зур игътибар бирелә.

 Ел саен яз, көз айларында китапханәдә яшь егетләрне армия сафларына озату

кичәләре үткәрелә.

Гадәттәгечә, һәр елны 23 февраль бәйрәме алдыннан, без китапханәчеләр,

райондашларыбыз хезмәт иткән хәрби частьләргә котлау открыткалары һәм

 хатлар язабыз. Алардан җавап хатлары алгач, 8 март бәйрәме алдыннан солдат

 әниләрен китапханәбезгә бәйрәм кичәсенә чакырабыз.

1996 елдан әлеге чараны китапханәләр мөдире  Давлиева Р. М. башлап җибәрә.

  Китапханәдә 20 ел дәвамында "Йөзек кашы" әдәбият-сәнгать иҗат берләшмәсе

 эшли. Әлеге берләшмәдә районыбызның иҗади кешеләре үз тәҗрибәләре,

фикерләре белән уртаклашалар.

Китапханәчеләр, татар теле-әдәбияты укытучылары белән берлектә

Р. Фәхретдингә, Ш. Мәрҗанигә, Р.Ү. Кәримигә, Я. Абдуллинга һ. б.

шәхесләргә багышланган иҗат кичәләрен даими үткәрәләр.

 Район балалар китапханәсендә ике хезмәткәр эшли: балалар китапханәсе мөдире

Закирова Л. М. һәм китапханәче Фатыйхова Е. Г.

  Китапханәдә "Ручеек" клубы эшләп килә, аның составына

кече һәм урта мәктәп яшендәге балалар керә. Монда балалар курчакларны

 һәм декорацияләрне үз куллары белән эшлиләр.

Район балалар китапханәсе үзенең эшләү дәверендә Республика

балалар китапханәсенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде:

-Теләче районы балаларын республика күләмендә үткән

“Яшь патриот” фестиваль - бәйгедә катнашырга җәлеп иткәне өчен;

-республикакүләм “Тукайның тылсымлы дөньясы” балалар иҗаты

 бәйгесенең беренче турын оештырганы һәм үткәргәне өчен;

-читтән торып үткәрелгән республикакүләм “Китапханә һәм гаилә”

фәнни-гамәли конференциясендә актив катнашканы өчен;

-Казанның 1000 еллыгына багышланган иң яхшы сценарий

республика бәйгесендә актив катнашканы өчен.

-Теләче үзәк китапханәсе 2010 елда "Килә сәламәт хатлары" проекты өстендә

эшләп ТР мәдәният министрлыгы грантына ия булды.

грант отты.

- 2015 елда "Киләчәк өчен: Теләче-туган як"

проектны тормышка ашыру өчен Татарстан Республикасы хөкүмәт

грантына лаек булды.

 -Теләче үзәк китапханәсе һәм Теләче балалар китапханәсе

2017 нче елда Татарстан Республикасы авыл җирлегендә урнашкан иң яхшы

 китапханә дип табылды.

-Теләче балалар китапханәсе 2017 елда “Кинокнигодетство” дип исемләнгән,

муниципаль мәдәният һәм сәнгать оешмалары иҗат коллективлары

проектларына ярдәм итү өчен бирелә торган Татарстан Республикасы

мәдәният министрлыгы грантына ия булды.

-Теләче үзәк китапханәсе 2019 елда  "Без тарихта эзлебез" дип исемләнгән,

муниципаль мәдәният һәм сәнгать оешмаларының иҗат коллективлары

проектларына ярдәм итү өчен бирелә торган Татарстан

Республикасы мәдәният министрлыгы грантына ия булды.

Теләче җирлекара китапханәсе мәктәпләр, ФОРПОСТ, ОЛИМП, район мәдәният

йорты, балалар сәнгать мәктәбе, балалар бакчалары, җирле газета редакциясе,

социаль хезмәт күрсәтү үзәге һ. б. оешмалар белән тыгыз хезмәттәшлек итә.

 

 

КҮРСӘТЕЛӘ ТОРГАН ХЕЗМӘТЛӘР

 текст җыю һәм чыгару

Сканерлау

Документ күчермәсе

 СД һәм флешкага мәгълүмат яздыру

Тема буенча материал җыю, туплау

Консультант плюс программасында мәгълүмат эзләү

Директор вазифаларын башкаручы

Дәүлиева Ризидә Миңлехан кызы

Вазифа

Теләче җирлекара китапханәләр челтәре мөдире

Эш телефоны

8(860)2-18-13

Факс

8(860)2-18-13

E-mail

Tulaychibib08@mail.ruTul.CB@tatar.ru

Соңгы яңарту: 2020 елның 28 феврале, 16:24

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International